Әдәбият дөньясында яшь талантлар еш кына яңа караш һәм яңа энергия кертәләр, шундый талантның берсе – 23 яшьлек Алинә Хәбибуллина.
Алинә Хәбибуллина 2001 елның 22 июлендә Актаныш районы Әтәс авылында туган. КФУның Татар теле, әдәбияты һәм журналистикасы бүлегендә укыган. Хәзерге вакытта “Урта һәм югары мәктәптә татар теле һәм әдәбиятын укыту” магистрлык программасында белем ала.
Алинә «Глаголица» (2018), «Илһам» (2019), «Иделем акчарлагы» (2020) бәйгеләрендә – Гран-при, 2021 елда Шәриф Камал исемендәге әдәби премия, Сажидә Сөләйманова исемендәге стипендия иясе.
– Алинә, синең беренче әдәби тәҗрибәң нинди булды?
Беренче шигырьләрем башлангыч сыйныфта язылган булгандыр. Кайберләрен өй җыештырганда табып укыйм, беркатлы булсалар да, ихлас алар… Дәрестә күңелсез тоелса, караламага гел шигырь яза идем. Ә караламалар, гадәттә, мунчага ягылырга китә барды. Көннәрдән бер көнне, мөгаен, берәр җиргә туплап куярга кирәктер, дигән фикергә килдем. Сигезенче сыйныфта үзем өчен генә Вконтакте челтәрендә махсус төркем булдырдым һәм язылган шигырьләремне шунда куеп бара башладым. Шактый актив тупланса да, соңгы арада бу эш ничектер онытылды, иҗатым күбрәк телефонда гына саклана… Каләмгә үрелүем китап укырга яратудан. Башлангыч сыйныфларда хикәяләр язарга тырышуымны хәтерлим. Кайбер дәфтәрләр әле дә өйдә тартмада саклана. Соңрак әдәби бәйгеләрдә катнаша башлагач, мин бу дөньяга чынлап тартылдым. Язучы абый-апалар белән очрашу, алар белән сөйләшү иң зур этәргеч булды. «Глаголица» бәйгесендә исә Рөстәм абый Галиуллин, Галимҗан абый Гыйльманов, Рифат абый Сәлах, Роберт абый Миңнуллинның киңәшләрен тыңлау һәм әсәрең буенча фикерләрен ишетү әдәбият дөньясына бөтереп алып кереп китте. Сихерле дөнья ул, аның белән бер танышкач, кат-кат тоясы килә.
– Заманча технологияләр һәм социаль челтәрләр синең иҗатыңа һәм укучылар белән үзара хезмәттәшлегеңә ничек йогынты ясый?
-Әсәрләрне социаль челтәрләрдә гадәттә үземнең билгеле бер аудитория белән генә бүлешәм. Хикәяләр ниндидер матбугат чарасында басылса, сылтамасын куя алам. Иҗат һәм социаль челтәрләрнең бәйләнеше шуның белән чикләнә, ахрысы. Ләкин интернетта танылу күпкә җиңел һәм тиз. Шуңа күрә бу бик отышлы ысул икәнлекне инкарь итеп булмый. Әсәрне язып бетерү белән интернетка элеп кую мөмкинлеге бар бит. Ә газета яки журналга җибәрсәң, ул бер-ике ай, ел буена үз чиратын көтеп ятарга мөмкин. Ләкин традицион рәвештә басма чарада басылу кирәк, әлбәттә. Чөнки әсәрең газета-журнал битләрендә урын алсын өчен ул билгеле бер таләпләргә туры килергә тиеш. Димәк, үзеңнең хаталарыңны табу, аларны бетерү, бу өлкәдә камилләшү өчен менә дигән мөмкинлек бу.
Нинди темалар сиңа аеруча якын һәм ни өчен?
– Таныш темага язу, үзең кичергән хисләрне тасвирлау җиңелрәк. Шуңа күрә дә мин моңа кадәр яшьләргә якын темаларга мөрәҗәгать итә идем. Дуслык, хыянәт, тугрылык, мәхәббәт һәм бәхет фәлсәфәсен бик яратам. Каләм тибрәтү – минем өчен күп очракта бушану чарасы. Идеяләргә килгәндә, һәр фильм яки әсәрдәге кебек үк иң соңгы сүзнең гадел һәм позитив булырга тиешлеген үзем өчен бер канун итеп кабул иттем. Тормышта күңелсезлекләр болай да җитәрлек, әсәрләр тормышка өмет уятырга тиеш.
– Тәнкыйтькә ничек карыйсың?
– Тукай әйтмешли, “тәнкыйть кирәкле шәйдер”. Хаталарыңа төртеп күрсәтүче булганда мөмкин кадәр күбрәк өйрәнеп калырга кирәк дип саныйм. Ләкин тәнкыйтьнең дә төрлесе була. Бар кешегә дә ярау мөмкин түгел, бигрәк тә әдәбиятта. Яңгыраган фикерләрдән бары тик объектив булганнарына гына колак салырга өйрәнү мөһим. Ничә укучы – шулкадәр фикер. Язучы Марат абый Кәбиров әдәби остаханәдә бер сәгать буе әсәр язу серләре, кагыйдәләр белән бүлешкәннән соң болай дигән иде: “Сезгә хәзер нәрсәдер язу өчен боларның барысын да онытып торырга кирәк”. Димәк, киңәшләргә колак салсаң да, үз юлыңнан тайпылмаска кирәк.
– Синең әдәби кумирларың яки сиңа йогынты ясаган авторларың бармы?
– Мәктәп вакытыннан ук Илсөяр апа Иксанованың шигырьләрен яратып укыйм. Казанга килгәч тә аның җыентыклары өстәл китабым булды. Эчке дөньяма да, язу стилемә дә йогынты ясагандыр ул. Шунысы сөенечле: башкалага килгәч, кул җитмәс биеклектә булган рухи остазларым белән күзгә-күз күрешеп танышу, әдәбият турында фикер алышу бәхетенә ия булдым мин.
– Әдәбиятта синең өчен нәрсә мөһимрәк: стиль, эчтәлек яки укучының эмоциональ кайтавазы?
– Бер җөмләдән үк авторы кем икәне аңлашылган әсәрләр бар. Мөхәммәт Мәһдиев, Әмирхан Еникиләр, мәсәлән. Мавыктыргыч сюжет борылышлары белән укучыны җәлеп иткән әсәрләр бик киң танылу ала. Кемдер “әсәр яхшымы, начармы – укучыда ниндидер хис уятырга тиеш” дип әйтергә мөмкин. Иң яхшысы – алтын урталыкны табу.
– Кайсы юнәлешне син күбрәк үз итәсең?
– Проза һәм шигъриятнең икесен дә бертигез яратам. Шигырьләрне 6-7 сыйныфлардан бирле язсам да, аларны башкаларга беренче курста гына күрсәтә, укыта башладым. Гомумән, шигърият минем өчен бик шәхси өлкә, шуңа күрә иҗат иткәндә көчәнеп язарга яратмыйм. Кирәк булса, рифмалы юллар тудырырга була, әлбәттә, ләкин хисләр һәм сүзләр үзләре тулып ташыганда, бар да табигый килеп чыга. Проза белән бераз башкачарак. Миңа анда үземне кирәкле бер халәткә кертү мөһим: үземне герой урынына куеп карыйм, ул кичергәннәрне йөрәгем аша үткәрәм. Андый вакытларда музыка ярдәмгә килә һәм, нинди булуына карап, теге яки бу хисне тоярга этәрә.
– Күз алдыңа китер, син – үз әсәреңдәге персонаж. Синең ролең һәм язмышын нинди булыр иде?
– Бу үзе бер хикәялек сорау. Тормышта һәркемнең язмышы борылышлардан, күтәрелешләрдән һәм уйсулыклардан тора. Төп рольме, ярдәмчеме – иң мөһиме тирә-юньдәгеләргә зыян тимәсен. Киресенчә, якыннарыма, дусларыма, җәмгыятькә файдалы буласы килә…
– Алинә, әңгәмә өчен зур рәхмәт! Уңышлар сиңа.
Алия Нәбиуллина