tatruen
Баш бит / Яңалыклар / 2024 елда “Зәкят” хәйрия фонды мохтаҗларга 48,6 млн. сумлык хәйрия ярдәме күрсәтте
2024 елда “Зәкят” хәйрия фонды мохтаҗларга 48,6 млн. сумлык хәйрия ярдәме күрсәтте

2024 елда “Зәкят” хәйрия фонды мохтаҗларга 48,6 млн. сумлык хәйрия ярдәме күрсәтте

2024 елда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте социаль юнәлештәге эшчәнлекне дәвам итте һәм халыкның мохтаҗ катламнарына ярдәм күрсәтү өчен мөһим башлангычларны актив рәвештә тормышка ашырды. ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды мохтаҗларга 48,6 млн. сумлык хәйрия ярдәме күрсәтте.

Хәйрия проектлары Татарстан мөфтиятенең “Зәкят” хәйрия фонды тарафыннан өч төп юнәлеш – авыруларга дәвалану өчен финанс ярдәм күрсәтү, мохтаҗларны азык-төлек белән тәэмин итү һәм инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләрне социаль яктан яклау буенча гамәлгә ашырылды. Моннан тыш, 2024 елда Фәләстыйндагы дин кардәшләргә һәм Казанда яшәүче фәләстыйнлеләргә, махсус хәрби операциягә мобилизацияләнгән Татарстан солдатларына һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтү кебек 2 юнәлеш өстенлекле булды.

2024 елда Татарстан мөфтиятенең “Зәкят” хәйрия фонды җәлеп ителгән акчалар белән барлыгы 250 кешегә – авыру балаларга һәм мохтаҗларга финанс ярдәме күрсәтте. Шунысы игътибарга лаек: фонд авыруларга Рамазан аенда аеруча актив булыша. Мәсәлән, “Рамазан – изге гамәлләр ае” акциясе кысаларында 70 кешегә

4 250 000 сум күләмендә матди ярдәм күрсәтелде. Шуның хисабына 34 авыру баланың дәвалануы өчен түләнде, 36 мохтаҗ өлкән кешегә финанс ярдәме күрсәтелде. Моннан тыш, хәйрия марафоны нәтиҗәләре буенча 2 550 000 сум күләмендә фитр һәм фидия сәдакасы мохтаҗларга тапшырылды.

2024 елда “Зәкят” хәйрия фонды барлыгы 1800 дән артык гаиләгә азык-төлекләтә ярдәм күрсәтте. Аларга 4 тонна азык-төлек җыелмасы, 2 тонна корбан ите һәм 16 тонна гошер сәдакасы тапшырылды.

Мохтаҗлар файдасына гошер җыеп таратуда республиканың барлык мәчетләре катнашты. Татарстанда аз керемлеләр өчен 968 тонна яшелчә җыеп таратылды.

2043 елда “Зәкят” хәйрия фондының даими хәйрия ашларында йортсыз-җирсез һәм өлкән яшьтәге ялгызларга якынча 6200 порция яңа пешкән ризык өләшенде. 600 кеше сезонлы кием-салым һәм аяк киеме белән тәэмин ителде. “Зәкят” хәйрия фонды Белем көне алдыннан 100 дән артык укучыга мәктәпкә әзерләнергә ярдәм итте.

“Зәкят” хәйрия фондының тагын бер мөһим проекты – фонд карамагында тәрбияләнүчеләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән “Хәят” гаилә үзәге. Үзәк эшчәнлегенең максаты – социаль яклауга мохтаҗ булганнарга, шул исәптән “үзенчәлекле” балалар тәрбияләүче гаиләләр һәм аз керемле, күпбалалы гаиләләр өчен дәресләр оештыру. Гаилә үзәгендә 200 гаилә бушлай психологик ярдәм ала, физик тәрбия һәм социаль-көнкүреш юнәлеше буенча дәресләргә йөриләр. 2024 елда 450 дән артык шундый дәрес үткәрелде. Балалар арасында бигрәк тә робототехника буенча дәресләр популяр булды.

Бүгенге көнгә “Зәкят” хәйрия фондында, Фәләстыйндагы дин кардәшләргә ярдәм буларак, 52 млн сумнан артык акча җыелды. Аның 22 млн сумына 40 тонна азык-төлек сатып алынды һәм “Кызыл ярымай” оешмасы аша Газзә секторына җибәрелде. Газзә секторыннан килеп, Казанда яшәүче 1,2 млн сум күләмендә финанс ярдәме күрсәтелде. Газзә секторында яшәүчеләргә ярдәм күрсәтү дәвам итәчәк.

2024 елда Рамазан ае көннәрендә Татарстан башкаласында гадәттәгечә 30 нчы маршрут автобусында бушлай рейс оештырылу күркәм вакыйга булды. Әлеге хәйрия акциясендә барлыгы 1000 нән артык кеше катнашты.

Чыганак: dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*