Бүген беренчеләрдән Иске Ярмәк авылында социаль хезмәткәр булып эшләгән Саяхова Җария Зәки кызы үзенең 85 яшьлек юбилеен бәйрәм итә.
Җария Зәки кызы үзешчән сәнгатьтә дә бик актив катнашты. Вакка биеп, район һәм өлкә фестивальләрендә алгы урыннар алды, грамота-дипломнар белән бүләкләнде.
Бүгенгесе көндә ул кызы Сәхия һәм кияве Мөхәммәт гаиләсендә яши, дүрт оныгы һәм бер оныкчыгы янәшәсендә картлыкның түренә атлый.
Хөрмәтле юбиляр! Сезне чын күңелебездән олы бәйрәмегез белән котлыйбыз! Тән сихәтлеге, күңел тынычлыгы, куанычлы көннәр телибез. Олуг юбилеегыз мөбарәк, ризык тулы өстәлегез түгәрәк, гомер юлыгыз сикәлтәсез һәм куанычлы булсын. Кылган игелекле гамәлләрегез үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтсын. Йөзегездәге шатлык нурлары беркайчан да сүнмәсен. Гаиләдә балалар, оныклар ихтирамын тоеп яшәргә язсын.
Тынгысыз җанлы, сабыр һәм кешелекле, ярдәмчел һәм кунакчыл, бала җанлы һәм эчкерсез булуыгыз өчен, авылдашларыгызның шатлык-борчуларын йөрәк аша үткәреп, биргән акыллы киңәшләрегез өчен мең-мең рәхмәт Сезгә!
Чыганак: samtatnews.ru