tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Театр – ул тормыш
Театр – ул тормыш

Театр – ул тормыш

Театр – ул яшәеш. Театр – ул искиткеч могҗиза. Һәрбер  кеше сәхнәдә кечкенә генә булса да роль уйнау мөмкинлеге турында хыяллана. Зөлфия Хамидуллина – шундыйларның берсе. Ул бала чактагы хыялын тормышка ашыру максаты белән “Киндяковка” мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Нур” театры төркеменә килеп кушыла.

Зөлфия Сабирулла кызы Чувашстан Республикасының Сориле авылында күп балалы гаиләдә алтынчы бала булып дөньяга килә. Туган ягының искиткеч матур табигатенә хозурланып үскән кыз, 8 сыйныфны яхшы билгеләргә тәмамлагач, дүрт ел дәвамында Казан педагогика көллиятендә укый һәм дипломлы укытучы буларак дистә елга якын башлангыч класс балаларына белем бирә.

1987 елда тормыш юлы аны Сембер шәһәренә алып килә. Ул яраткан һөнәрен ташлап, моторлар төзү заводына эшкә урнаша. Гомерен шушы эшкә багышлаган Зөлфия 22 ел әзер продукция склады мөдире һәм 11 ел өлкән мастер вазыйфасын үтәп лаеклы ялга китә. Намуслы һәм фидакарь хезмәте өчен “Ульяновск өлкәсенең хезмәт ветераны” дигән мактаулы исемгә лаек була.

Уйлап карасак, без тормышта билгесез режиссер язган пьесада үзебезнең рольләрне башкарабыз. Зөлфиянең язмышына катлаулы роль туры килә. Тормыш иптәше фаҗигале рәвештә вафат булгач, 36 яшендә ике баласы белән тулай торакта кала. Ул сабыр һәм көчле холыклы булганга, кайгыларны җиңеп, туры юлдан тайпылмыйча, ике нарасыен тәрбияләп үстерә, аларга югары белем биреп, тормыш юлына озата. Бүгенге көндә, әби, дип җан атып торган оныкларының уңышларына куанып яши, ә сәхнәдә төрле спектакльләрдә катнашып, төрле рольләрне уйнап, тамашачыларга шатлык өләшә. 2023 елда Фоат Садриевның «Җәмиләнең җенләнүе» спектаклендә бик шәп уйнаган төп роль моңа дәлил булып тора.

Һәрвакыт кешеләр белән яхшы мөгамәләдә булып, дөреслек белән туры юлдан баручы, оптимистик рухлы Зөлфия Сабирулла кызы 25 январьда чираттагы туган көнен каршылый.

Хөрмәтле дустыбыз Зөлфия! Сине юбилейлы туган көнең белән котлыйбыз. Аллаһы Тәгалә сине сәламәтлектән аермасын, бала-оныкларыңның кадер-хөрмәтен тоеп, кадерле әни, яраткан әби булып хәерле озын гомер кичерергә насыйп итсен. Тагын бик күп еллар сәхнә тормышында кайнап, тамашачыларны куандырып яшәргә язсын.

Хөрмәт белән,

“Нур” театры коллективы исеменнән Җәмилә Мифтахова.

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*