tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәҗлес кунаклар белән күркәм
Мәҗлес кунаклар белән күркәм

Мәҗлес кунаклар белән күркәм

Татарстан Республикасының премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев һәм Идел буе федераль округында эшләп килгән татар иҗтимагый оешмалары лидерлары 23, 24 январь көннәрендә Түбән Новгородта кунак булып, өлкә татар автономясенең 20 еллык юбилее хөрмәтенә багышланган чараларда катнашты.

Беренче көннең кичендә шәһәрнең бер затлы кафесында кунакларны тантаналы кабул итү булды. Шунда аларны Россия президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Игорь Паньшин, өлкә хөкүмәтенең эчке региональ һәм муниципаль сәясәт министры Павел Карасев, шәһәр Думасы рәисе Евгений Чинцов, шәһәр башлыгы урынбасары Леонид Стрельцов, Россия тикшерү комитетының Түбән Новгород өлкәсе буенча идарә җитәкчесе Айрат Ахметшин, монополиягә каршы көрәш хезмәтенең өлкә буенча идарә җитәкчесе Ленар Шафигуллин кебек түрәләр, Сергач һәм Кызыл Октябрь округлары башлыклары Олег Радаев белән Рафаэль Ильясов һәм Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары Рафик Фаттахетдинов, өлкә Диния нәзарәте рәисе Гаяз хәзрәт Закиров җылы сәламләде, ә автономиячеләрне ихластан котлап, истәлекле бүләкләр тапшырды.

Икенче көнне Васил Габделгаяз улы һәм безнең автономия җитәкчелеге Нижний Новгород Кремлендә өлкә губернаторы урынбасары Андрей Гнеушев белән очрашты, кайбер милли-мәдәни мәсьәләләр буенча Татарстан белән Түбән Новгород арасында эшлекле хезмәттәшлек урнаштыру турында сөйләшү алып барылды.

Икенче бер шундый ук очрашуда Андрей Гнеушев рәислегендә һәм Рафик Фаттахетдинов белән Васил Шәйхразыев катнашында Ярминкә мәчетен яңадан торгызу эшләрен башлап җибәрү турында сөйләшүләр булып үтте.

Шуннан соң Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесе һәм дә Идел буе федераль округыннан җыелган иҗтимагый оешма рәисләре татар мәдәнияте үзәге төзү өчен өлкә татар автономиясе ихтыяҗына бирелгән ике катлы иске бинаны кереп карады, шәһәрнең тарихи Җәмигъ мәчете янында яңадан “җан кергән” ислам үзәге төзелеше барышы белән танышып узды, бөек татар җырчысы, безнең күренекле якташыбыз Рәшит Ваһаповның хәтер тактасына чәчәкләр салды һәм өлкә татар автономиясенең офисында да кунак булды алар.

Ә Идел буе федераль округында иҗтимагый эшчәнлекне бергәләп тагын да җәелдерә төшү, аны эффектив итү өчен җәмәгать эшлеклеләре Кремльгә түгәрәк өстәл артына җыелды. Аларны беренче булып Васил Шәйхразыев, өлкә Диния нәзарәте рәисе Гаяз хәзрәт Закиров, шәһәр башлыгы урынбасары Ирина Кондырева, Дәүләт Думасы депутаты Юрий Станкевич, Россия президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Юрий Мурунов, өлкә хөкүмәтенең региональ һәм муниципаль эчке сәясәт министры урынбасары Дмитрий Грачёв җылы сәламләделәр, Ирина Александровна хөрмәт йөзеннән Васил Габделгаязовичка кечкенә генә презент та тапшырды.

Бөтен татарларны берләштерүче Бөтендөнья татар конгрессы рәисе түгәрәк өстәл артына утырышкан иҗтимагый лидерларга мөрәҗәгать итеп, арабызда өлкә һәм шәһәр хакимияте вәкилләре булганга күрә, дәүләт теле булган рус телендә чыгыш ясауларны үтенде. “Без бирегә үз эшчәнлегебезгә отчёт ясау өчен җыелмадык, ә үзара вертикаль форматта сөйләшү, дустанә һәм эшлекле мөгамәлә урнаштыру безгә кирәк, тәҗрибә уртаклашу мөһим. Бүгенге вазгыятьтә сабантуйлар оештыру килешеп җитми диючеләр бар. Әмма ләкин Бөек Ватан сугышы елларында да, тылдагы халыкның рухын күтәрү, җиңүгә өметен үстерү өчен концертлар, бәйрәмнәр оештырылган. Бары тик үз эшләгән эшегезне халыкка дөрес итеп күрсәтә белү мәҗбүри”, – дип ассызыклады үзенең бер чыгышында Васил Габделгаязович.

Татарстанның казанышлары турында фильм караганнан соң, хуҗа хокукыннан файдаланып, өлкә татар автономиясенең төп эшчәнлеге, алдагы планнары турында шушы оешманың башкарма директоры Тимур Шәрәфутдинов сөйләде. Аннары Башкортостан, Мордовия, Удмуртия, Чувашия республикалары, Перьм крае, Киров, Самара, Ульян өлкәләрендә эшләп килгән иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре үзләре белән таныштырды, эшчәнлекләре турында сөйләде. Самара өлкәсе татарларының “Дуслык” оешмасы рәисе Фәхретдин Канюкаев белдергәнчә, Россия мәнфәгатен СВОда яклаучы якташларына узган ел өлкә сабан туе мәйданыннан алар тантаналы рәвештә 10 автомобиль озаткан һәм быел да шул гуманитар ярдәмне сабантуй көнендә кабатларга хәлле якташлары әзер булуын әйтте.

Ә Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразыевның Түбән Новгород каласына кылган ике көнлек сәфәре Кремль концертлар залында тәмамланды. Ул иң баштан фойеда Нижгар татарларының кул эшләре белән танышып чыкты, милли ризыкларыннан авыз итте һәм төп сәхнәгә узып, меңгә якын тамашачыларны җылы сәламләде, безнең өлкә татар автономиясенең төп таянычлары булып торучы берничә милләттәшебезнгә “Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләр өчен” Бөтендөнья татар конгрессының Халыкара Берлеге медален тапшырды. Бу югары бүләккә автономия активисты Зөлфия Сәмиуллина, “Туган як” газетасы журналисты, “Ак калфак” татар хатын-кызлар иҗтимагый оешмасының округара кураторы Найлә Жиһаншина, самбо буенча дөнья чемпионы, Дзержинск шәһәрендә яшәүче Зәки Умяров, Татар Моклокасы территориаль бүлек җитәкчесе Салех Щегалёв һәм Нижгар татарлары конгрессы рәисе Гөлнара Абдуллина лаек булды.  Рәхмәт хатлары белән автономиянең башкарма директоры Тимур Шарафутдинов, Дзержинск татарлары автономиясе рәисе Рамил Надюков, өлкә “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Зилә Ахмадуллина һәм Кызыл Октябрь округының “Сельские вести” газетасы журналисты Ришат Рамазанов  бүләкләнде, ә Сафаҗай балалар бакчасы мөдире Әлфия Аймалетдиновага Татарстанның мәгариф һәм фән министрлыгының “Мәгарифтәге казанышлары өчен” дигән күкрәк билгесе тапшырылды. Васил Габделгаязович СВОдагы Ватан сакчыларына теләктәшлек йөзеннән, зал белән бергә “Катюша” җырын җырлады.

Аннары күп санлы тамашачы рәхәтләнеп Татарстанның “Агыйдел” дәүләт җыр һәм бию ансамбле, Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова биргән ике сәгатьлек концертны рәхәтләнеп карады.

Олег ӘНДӘРҖАНОВ.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*