tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Азнакай районында Шиһабетдин Мәрҗани эшчәнлеге буенча укучылар конференциясе узды
Азнакай районында Шиһабетдин Мәрҗани эшчәнлеге буенча укучылар конференциясе узды

Азнакай районында Шиһабетдин Мәрҗани эшчәнлеге буенча укучылар конференциясе узды

Азнакай районы үзәк китапханәсендә галим, мәгърифәтче, тарихчы, фәлсәфәче Шиһабетдин Мәрҗани эшчәнлеге буенча укучылар конференциясе узды. “Шиһабетдин Мәрҗани мирасы” исеме астында узучы чарада шәһәрнең 2 нче, 7 нче мәктәпләре татар теле һәм әдәбияты укытучылары, язучылар, китапханә хезмәткәрләре катнашты.

Алар күптармаклы эшчәнлек алып барган атаклы галимнең тормыш юлы, фәнни хезмәтләрен өйрәнеп, эзләнүләре турында чыгыш ясадылар, танылган язучыларыбызның Шиһабетдин Мәрҗани турындагы истәлекләрен, шигырьләрен укыдылар. Электрон ресурслар белән танышып та чарада катнашучылар үзләренә мәгълүмат туплады. Чарада “Азнакай нуры” мәчетеннән Гөлсинә абыстай Таһирова Ш.Мәрҗани рухына дога кылып, үтемле вәгазь дә укыды.

Тарихи мирасыбызны өйрәнү, яшь буынга тапшыру, телебезне саклау мәсьәләләре дә күтәрелгән кичәдә чыгыш ясаучыларга сертификатлар тапшырылды.

Гөлсинә Хафизова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*