26нчы апрель көнне ТР АМР «Адымнар-Алабуга» күптелле белем белем бирү комплексы» МАБУндә әти-әниләр өчен татар теле буенча IV Республикакүләм олимпиаданың йомгаклау этабы узды.
Чараның мөхтәрәм кунаклары — тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу буенча «Яңарыш» республика фондының башкарма директоры Зөлфия Сөнгатуллина, Алабуга муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Эльмира Әхмәдеева, Алабуга муниципаль районы мәгариф идарәсе башлыгы Алена Балобанова, Алабуга муниципаль районы мәгариф идарәсенең милли мәгариф буенча методисты Гөлшат Мәхмүтова, Бөтендөнья татар конгрессының Алабуга бүлеге җитәкчесе Әхмәтова Рәмилә Зөфәр кызы.
Нәтиҗәләр түбәндәгечә:
Гран-при: Газимова Лилия (Алабуга);
1 нче урын: Заманова Эльмира (Казан);
2 нче урын: Мулланурова Айсылу (Тукай районы), Резванова Лия (Алабуга);
3 нче урын: Исхакова Ландыш (Казан), Нуриева Илсинә (Минзәлә); Вильданова Лилия (Тукай районы);
Лауреатлар: Рәхимова Кадрия (Әлмәт), Галимова Гүзәлия (Балык бистәсе), Сабирова Алинә (Биектау), Низаметдинова Рүзилә (Мамадыш), Әхмәтшина Лилия (Түбән Кама).
Җиңүчеләребезне котлыйбыз!