tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Шыгырдан авылында ветеранны искә алдылар

ВИДЕО: Шыгырдан авылында ветеранны искә алдылар

Бөек ватан сугышы тәмамланганга да 80 ел узып китте. Ни кызганыч, дөнья тарихында зур җиңү яулаган ветераннарыбыз гына ел саен арабыздан китә баралар. Илебезнең кечкенә генә авылларында да, зур шәһәрләрдә дә аларны искә алу кичәләре, бәйрәм тантаналары узды. Чувашстанның Шыгырдан авылында да әле моннан берничә ел элек кенә дистәләгән сугыш батыры яшәгән булса, бүген анда нибары бер ветеран гына калган.

Сугыш елларында бу авылдан 783 кеше яу кырына китә, ләкин шуларнын 244 енә генә туган якларына әйләнеп кайту насыйп була. Алар арасында “Дан” орденының тулы кавалеры Бәдретдин ага Төхфәтуллов та була. Ул моннан кырык өч ел элек вафат булса да, аның гаиләсе, бала-оныклары 9 май көнне ел саен аны искә алып аш мәҗлесе уздыралар. Быелгысын да үз хәбәрчебез Рамис Сафин да булып кайтты.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*