Төмән районының үзәкләштерелгән китапханә системасы район Сабан туенда «Геройлар янәшәдә» дип аталган әдәби мәйданчык тәкъдим итте. Укучылар конкурсы төп вакыйгаларның берсе булды, анда төрле яшьтәге катнашучылар Бөек Ватан сугышы һәм махсус хәрби операция геройларына багышланган татар телендә шигырьләр һәм өзекләр сөйләделәр.
Конкурста төрле категорияләрдә 1 урынны Кәрим Кәримов һәм Умар Бәширов, Фәридә Брызгалова һәм Хәлил Әйтмөхәммәтов алдылар. Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм профессиональлекләре, объективлыклары өчен жюрига: жюри рәисе Гөлнара Калиева – себер татар шагыйре, Гөлнур Фәйзуллина – педагогик хезмәт ветераны, Гөлүфәр Тимшанова – китапханә эше ветераны – рәхмәт белдерәбез.
Конкурстан тыш, мәйданчык кунаклары татар язучы-фронтовикларына һәм сугышның әдәби елъязмасына багышланган мәгълүмати һәм китап күргәзмәләре белән таныштылар, әсәрләр буенча викторинада катнаштылар. «Тәрҗемә» интеллектуаль уены аеруча кызыксыну уятты, анда катнашучылар себер татарлары телендәге сүзләрнең килеп чыгышын искә төшерделәр һәм белделәр.
Патриотлык атмосферасын сугышчыларның батырлыгына багышланган «Ритм» балалар мәктәбе укучыларының эшләре күргәзмәсе тулыландырды.
Барлык катнашучыларга туган телне белүләре һәм саклаулары өчен рәхмәт белдерәбез.
Дания БАКИЕВА,
Төмән районы, Каскара поселогы.
(Гөлнур Вәлиева тәрҗемәсе).
RS. «Сабан туенда Каскара китапханәчесе Дания Бакиева чакыруы буенча жюри рәисе сыйфатында катнашырга туры килде. Конкурста катнашучы һәркемгә рәхмәтлемен. Укучыларның һәрберсе телне яхшы белүләрен генә түгел, ә укыган әсәрләрен тирәнтен аңлауларын да күрсәттеләр. Аларның чыгышлары ихласлык һәм сәләт белән тулы иде, шигырьләрне сәнгатьле, эмоциональ укырга тырыштылар. Күпләр сөйләмнең төгәллегенә ирешә алды, костюмнарының эчтәлеккә туры килүе турында кайгыртты. Аларга киләчәктә уңышлар һәм яңа иҗади казанышлар теләдек.
Һәм без аларның хезмәтләренә, тырышлыкларына лаеклы бәя бирдек. Алар онытылмаслык шатлык һәм илһам минутлары бүләк иттеләр. Без сәнгатьнең киләчәктә дә тыңлаучыларны сөендерәчәгенә ышанабыз», – дип сөйләде Гөлнара Хәмит кызы.
Ел саен традициягә әйләнеп барган әлеге конкурс дәвамлы булсын.
Гөлнур ВӘЛИЕВА.
Чыганак: yanarish72.ru