Бүген, 9 сентябрь көнне, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары,
Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Оренбург өлкәсенә бара.
Биредә бик күп әһәмиятле чаралар көтелә. Сәфәр кысаларында М. Җәлил бюстына чәчәкләр салу, агросәнәгать күргәзмәсе ачылышы, «Татар кызы-2025» конкурсы финалы планлаштырылган.