Ниһаять, Сарман районы Минзәләбаш авылы тарихына багышланган зур күләмле китап дөнья күрде. Иске Минзәләбаш авыл олы тарихлы авыл. Бүгенге авылның нәсел дәвамчылары 1744 елларда, рәсми указ нигезендә хәзерге Кукмара районына караган Мәмәшир, Купка, Тарлау, Олы Сәрдек, Кукмара авылларыннан күченеп килгәннәр. Тарихи эзләнүләр, документлар барлау, хуҗалык саен йөреп фото-истәлекләрне җыю 6 елга якын вакытны алды. Иске Минзәләбаш (башлангыч исеме – Бикбулат. Кукмарадан беренче күченеп килүче ир-ат хөрмәтенә бирелгән атама) авылыннан 1924 елда Яңа Минзәләбаш авылы (туган авылым) аерылып чыга, узган ел авылның 100 еллык бәйрәмен зурлап үткәргән идек. Инде менә бәйрәм өстенә шатлык булып тарихи китап та авыл халкына бүләк ителде. “Без язмасак, кем язар?..” исеме астында авылдашларга, кунаклар катнашында китап тәкъдир итү бәйрәме үтте. Китап чыгаруда матди ярдәм күрсәтүчеләргә, фото-материаллар туплауда ярдәм итүчеләргә (калфаклы актив кызларыбыз)авыл халкы ихлас рәхмәтен белдерде.