tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тинчурин театры яңа сәхнәгә күченер алдыннан тарихи сәхнәсе белән хушлашты
Тинчурин театры яңа сәхнәгә күченер алдыннан тарихи сәхнәсе белән хушлашты

Тинчурин театры яңа сәхнәгә күченер алдыннан тарихи сәхнәсе белән хушлашты

Тинчурин театры кичә Горький урамындагы бинасында соңгы спектаклен күрсәтте һәм «Яратам! Бетте-китте» комедиясеннән соң труппа тамашачы алдына чыкты.

«Мөхтәрәм яраткан тамашачыбыз, яңа бинабызга – Татарстан, 1 адресы буенча урнашкан бинабызга да бездән калмыйча килерсез. Шунда күрешеп яшәргә насыйп итсен», – дип тамашачыга мөрәҗәгать итте Зөфәр Харисов.

Театр директоры Фәнис Мөсәгыйтов үз сүзләрен микрофонсыз гына әйтте. «Мондагы акустика беркайда да юк. Хәзер без басып торган бинаның тарихы 1850 елдан башлана – 175 еллык бина бу! Монда Камал театры артистлары эшләгән, Опера һәм балет театры эшләгән. Монда нинди генә шәхесләр булмаган! Әле күптән түгел генә белештек – шушында беренче рәтләрдә Тукай утырган һәм Галиәсгар Камалның бер кичәсендә чыгыш ясаган. Күзләргә яшьләр килә…» – диде ул.

Театр әлеге сәхнәдә чыгыш ясаган шәхесләрне искә алган видеорәт тә әзерләгән иде.

«Әйтеп киттеләр – бу бина Тинчурин театрының гына түгел, татар театрының туган йорты. Сәхнәне, әлбәттә, шәхесләр генә бизи. Ә шәхесләрне сәхнә тудыра һәм үстерә ала. Без басып торган бу сәхнә бик күп шәхесләрне тудырган, үстергән. Аларның бөек вакытын гына түгел, сәнгатькә беренче адымнарын да, беренче уңышларын яки уңышсызлыкларын да, беренче җиңүләрен яки хаталарын да күргән сәхнә бу. Бүген без аларны зур хөрмәт белән искә алабыз һәм баш иеп рәхмәтебезне җиткерәбез», – диде Тинчурин театрының баш режиссеры Айдар Җаббаров.

Ул тамашачыны яңа бинада көтәчәкләрен әйтте. «Сездән башка театрның киләчәге була алмый. Без сезнең өчен иҗат итәбез – безнең белән булганыгыз өчен рәхмәт! Хәерле сәгатьтә башланган хәерле эш булсын!», – диде.

  • 22, 23, 24 октябрьдә Тинчурин театры үзенең премьерасын «Татарстан урамы, 1 нче йорт» адресы буенча урнашкан бинада күрсәтәчәк. Театрның баш режиссеры Айдар Җаббаров «Хыял артыннан» мюзиклын әзерли.
  • 26 октябрьдән башлап үзенең репертуардагы спектакльләрен яңа сәхнәдә күрсәтә башлаячак.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*