tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновскида «Кеше приюты» – мохтаҗларга ярдәм күрсәтү ноктасы ачылды
Ульяновскида «Кеше приюты» – мохтаҗларга ярдәм күрсәтү ноктасы ачылды

Ульяновскида «Кеше приюты» – мохтаҗларга ярдәм күрсәтү ноктасы ачылды

30 октябрьдә Ульяновскида хәйриячелек үсешендә мөһим адым ясалды – “Кеше приюты” проекты кысаларында Засвияжье районының Шолмов урамында мохтаҗларга кайнар ризык тарату буенча икенче пункт тантаналы рәвештә ачылды.

Әлеге чарада Ульяновск өлкә Хөкүмәте рәисе урынбасары Анна Тверскова, Ульяновск шәһәр Думасы депутаты Илья Ножечкин, Ульяновск өлкәсе мөселманнарының региональ диния нәзарәте рәисе, мөфти Илдар хаҗи Сафиуллин һәм дин әһелләре, эшмәкәрләр, шәһәр халкы катнашты.

– “Кеше приюты” – ул авыр тормыш ситуациясенә эләккән кешеләргә ярдәм күрсәтү буенча хәйрия проекты. Мохтаҗларга кайнар ризык таратучы беренче пунктыбызны шәһәрнең Үзәк базары территориясендә – Марат урамы, 45 нче йорт адресы буенча ачкан идек. Хәзер инде Засвияжьеның “Стройград” сәүдә үзәгеннән ерак түгел – Шолмов урамы 20 нче йорт тирәсендә икенче пунктыбыз эшли башлады. Әлеге пунктларның һәркайсы мохтаҗ кешеләргә көн саен 75 порция хәләл кайнар ризык тарата. Шулай итеп, ай саен шәһәребездә яшәүчеләргә барлыгы 4 мең порция кайнар аш таратыла. Тиздән Яңа шәһәрнең Генерал Тюленев проспекты 18 нче йорт адресы буенча өченче пунктыбызны ачарга ниятлибез.

Безнең проектның төп максаты мәдәни кодны реставрацияләүдән, ягъни авыр тормыш ситуациясенә эләгүчеләргә ярдәм кулы сузудан гыйбарәт. “Кеше приюты” нокталары аларны кайнар ризык һәм кич кунып чыгу урыны белән тәэмин итәргә, һәркайсына психологик, юридик ярдәм күрсәтергә, тиешле документларын рәсмиләштереп, эшкә урнашуда булышырга әзер.

“Кеше приюты” хәйрия проектын тормышка ашыруда ярдәм итүче барлык бизнесменнарга, меценатларга рәхмәтебезне белдерәбез. Яхшылык эшләргә ашыгыгыз! Бер кешене коткарып калып, без бөтен дөньяны коткарабыз!- ди Ульяновскиның “Кеше приюты” оешмасы директоры Айрат Сафин.

И.ХАСИБОВ

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*