Бүген, 24 ноябрь көнне, “Корстон” сәүдә-күңел ачу үзәгендә Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура утырышы узды. Чара Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыевның сәламләве белән башланып, алга таба Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакировның Бөтендөнья татар конгрессының агымдагы елда башкарган эшләре буенча хисап белән дәвам итте. Утырыш барышында Милли Шура әгъзалары Бөтендөнья татар конгрессының 2026 елга эш планын расладылар.
Мәгълүм булганча, киләсе елда бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тула, шушы уңайдан Милли Шура әгъзалары 2026 елны Татар дөньясы өчен “Габдулла Тукай елы” дип игълан иттеләр. Васил Шәйхразыев әлеге истәлекле датаны Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов та үзенең еллык юлламасында хуплавын җиткерде.
– “Тукай елы” дип игълан итәбез, әмма без каһарман-шагыйрь Муса Җәлил тууына 120 ел тулуны да, башка татар шәхесләренең истәлекле даталарын да онытмыйча күп санлы чаралар оештырачакбыз”, – дип ассызыклады Милли Шура рәисе.