tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Илһам Шакировка багышланган альбом һәм документаль фильмны тәкъдим итү кичәсе уза
06.11.2020 - Илһам Шакиров исемендәге премиягә багышланган концерттан репортаж(Фото Салават Камалетдинов )
06.11.2020 - Илһам Шакиров исемендәге премиягә багышланган концерттан репортаж(Фото Салават Камалетдинов )

Илһам Шакировка багышланган альбом һәм документаль фильмны тәкъдим итү кичәсе уза

Киләсе дүшәмбе, 15 декабрьдә, Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең киңәшмәләр залында Илһам Шакировка багышланган музыкаль альбомны һәм документаль фильмны тәкъдим итү кичәсе була. Бу көнне шәһәр халкы проект командасы белән шәхсән аралаша алачак, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.

Очрашу барышында Илһам Шакировның иҗатын сөючеләргә күренекле татар җырчысының 90 еллыгына багышланган музыкаль альбомны тәкъдим итәчәкләр. Альбомга төркем тарафыннан яңадан уйланган һәм яздырылган 15 җыр кертелгән. Әсәрләрнең бер өлеше Илһам Шакировка багышлау кичәсендә яңгыраган иде.

Шул ук көнне кунакларга проект турында документаль фильм күрсәтәчәкләр, ул оештыручылар командасы һәм концертны оештыру эшләре турында булачак.

Очрашуда теләгән һәр кеше Багышлау төркеме белән шәхсән аралаша алачак: музыкаль продюсер һәм проектның сәнгать җитәкчесе Юрий Федоров көйне иҗат итү турында сөйләячәк, ә проект җитәкчесе Эмма Закирова грант ярдәмендә гамәлгә ашырылган бу зур проектның эчке эш барышы һәм үзенчәлекләре белән таныштырачак. Шулай ук очрашуда Багышлау кичәсендә чыгыш ясаган җырчылар да катнашачак.

Чарада катнашу өчен сылтама буенча теркәлергә кирәк.

Кичә 19:00 сәгатьтә башлана.

Чыганак:https://tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*