12 февральдә Ханты-Мансийскида Урал федераль округында эшләп килгән татар оешмалары активының форумы узачак. Бөтендөнья татар конгрессының күчмә утырышы елдагыча оешма вәкилләрен тәҗрибә уртаклашу һәм мәдәни мирас турында фикер алышу өчен берләштерәчәк.
Форум шәһәр буенча экскурсиядән һәм “Россия” Милли үзәге белән танышудан башланып китәчәк. Катнашучылар төбәк тарихы белән танышачак. Аннан соң Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре белән утырыш узачак, анда 2025 ел өчен эш нәтиҗәләре чыгарылып, 2026 елга планнар турында сөйләшү булачак.
Программада Милли үзәк буенча экскурсияләр генә түгел, ә Татарстан Республикасының танылган артистлары һәм җирле коллективлар белән концерттан торган мәдәни программа каралган. Форум татар мәдәниятен үстерү һәм Урал төбәге татар оешмалары арасында бердәмлекне ныгыту өчен мөһим адым булачак.
Гөлчәчәк Фәтхулова, ХМАО-Югра