ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Үрән авылыннан – СВО зонасына
Үрән авылыннан – СВО зонасына

Үрән авылыннан – СВО зонасына

Бу юлы авылның бер генә кешесе дә, шул исәптән иганәчеләр дә, мәктәп укучылары да изге эштән читтә калмадылар. Иганәчеләр махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә озату өчен 220 килограмм хәләл сыер ите, генератор, җылыткыч пушка, электр себеркесе, газ баллоннары, электр чәйнекләре әзерләсәләр, “Изгелек” группасы хатын-кызларыннан 110 тартма кулдан кискән токмач, авыл халкыннан җыелган акчага алынган чәй тәм-томнары һәм шулай ук өйләреннән китерелгән җылы одеяллар, озак вакыт саклана торган 100 банка салат, носкилар, футболкалар, эчке җылы киемнәр – барлыгы 80 тартма тупланды. Үрән урта мәктәбе директорының тәрбия эше буенча урынбасары Ильнара Илдус кызы Камалдинова җитәкчелегендә укучылар тарафыннан әзерләнгән үлән чәйләре, мунча себеркеләре, шулай ук йөрәк җылысын кушып язган хатлар да гуманитар ярдәм тартмаларында урын алды. Яшь буында патриотлык хисләре менә шулай, ярдәм күрсәтү һәм изге эшләр аша тәрбияләнә, ди Ильнара Илдус кызы.

“Беренче көннән үк волонтер булып эшләүче Наталья Евгеньевна Коноваловага, финанс мәcьәләләрен хәл итәргә, гуманитар ярдәм күрсәтү өчен кирәкле әйберләрне юнәтергә ярдәм итүчебезгә олы рәхмәтләремне җиткерәм. Туган илебез, ир-егетләребез язмышына битараф булып калмыйча, изге эшкә үз өлешен кертүче авылдашларыбызга да чын күңелдән рәхмәт”,- ди авыл администрациясе башлыгы Илдус Исмәгыйль улы Хәбибуллин.

Ә гуманитар ярдәмне илтеп тапшырырга киткән Илгиз Рәис улы Нуруллов, Илдар Дамир улы Нуруллов белән Алик Рафаэль улы Алимхановка хәерле юл телибез. Авылыбыз мәчете имам-хатыйбы Тәлгать хәзрәт Нуруллов юл догасы укып, исән-сау әйләнеп кайтсыннар, дип теләк теләде.

Гөлсинә ГЕРАСИМОВА, Чардаклы районы “Ак калфак” оешмасы рәисе.

Чыганак: https://emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*