ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Алабуга шәһәрендә ,,Һидҗаб” бәйрәме булды
Алабуга шәһәрендә  ,,Һидҗаб” бәйрәме булды

Алабуга шәһәрендә ,,Һидҗаб” бәйрәме булды

Быел,  2026 нчы елның 8 нче февралендә, Алабуга шәһәренең ,,Батыр хан” кафесында  ,,Һидҗаб” бәйрәме  булды. Бәйрәм кичәсендә Алабуга муниципаль районында яшәүче 70 мөслимә катнашты. Аларның күбесе шәһәрнең ,,Җәмикъ” мәчете каршындагы мәдрәсәдә укучылар, аны тәмамлаучылар иде. Кичәне Бөтендөнья татар конгрессының  Алабуга муниципаль бүлегендә ,,Мөслимәләр” җитәкчесе Фазлиева Лилия Хатыйп кызы оештырды. Эшмәкәр Әхмәтова Гүзәлия Гөлүс кызы матди яктан ярдәм итте. Ул намаз укырга ниятләре булганнарга, уеннарда актив катнашып, дөрес җавап бирүчеләргә бүләкләр тапшырды.

Кичәдә динебезне саклау, дөрес итеп киенү, яулык ябу серләренә, төрле ысуллар ярдәмендә: презентация күрсәтеп сөйләү, мода күрсәтү, сорау- җавап,  кызыклы конкурслар, уеннар ярдәмендә төшендерелде.

Мөнәҗәтләр әйтү,  темага кагылышлы шигырьләр сөйләү кичәгә тагын да күркәмлек өстәде. Бәйрәмне күп шигырьләр авторы, 27 нче балалар бакчасы  тәрбиячесе Әминова Розалия Эрнест кызы һәм ,,Адымнар-Алабуга” мәктәбенең 3 нче сыйныфы  укучысы Мәликә алып барды.

Милли ризыклардан сыгылып торган, мул табын артында үзара фикер алышулар бәйрәм кичәсенә тагын да җылылык өстәде.  Кичәдә Бөтендөнья татар конгрессының Алабуга бүлеге җитәкчесе, хезмәт ветераны, Россия Федерациясенең мәгариф отличнигы Әхмәтова Рәмилә Зөфәр кызы да катнашты һәм чыгыш ясады.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*