Эшлекле сәфәрен дәвам итеп, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисенең беренче урынбасары — Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров Ханты-Мансийск шәһәре буенча экскурсиядә катнашты һәм “Россия” Милли үзәге белән танышты. Арытаба концерт программасын карады. Биредә бүләкләү тантанасы да үтте. Данис Фәнис улы Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән активистларны тәбрикләде.
Мегион шәһәренең “Болгар” татар милли-мәдәни мохтарияте әгъзасы Рида Хөснетдинова Бөтендөнья татар конгрессының «Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләре өчен» медаленә лаек булды.
Милләтебез алдындагы олы хезмәтләрен искә алып, татар халкының телен, мәдәниятен үстерүдә, гореф-гадәтләрен саклап калуда башкарган зур эшләре өчен “Крокус-строй” җәмгыяте генераль директоры Назыйм Вәлиев, Сургут шәһәренең татар милли мәдәни мөхтарияте советы әгъзасы, “Сандугач” җыр-бию ансамбле солисты Гүзәлия Муравьева, Ханты-Манси автономияле округы – Югра татарларының милли-мәдәни мөхтарияте Төбәк иҗтимагый оешмасы хәбәрчесе Гөлчәчәк Фәтхулова, Лянтор шәһәренең “Дуслык” татар һәм башкорт сәнгать үзәге җитәкчесе Миләүшә Михайлова, журналист, җәмәгать эшлеклесе Мөнирә Сәгыйдуллина, Урай шәһәре иҗтимагый оешмасы татар һәм башкорт халыкларының милли-мәдәни үзәге рәисе Илдар Гайсин, “Йолдызлар” татар җыры вокаль ансамбле солистлары, Төбәк Бөтенроссия һәм Халыкара конкурслар лауреатлары Люция һәм Айнур Исламовлар, Ханты-Мансийск шәһәреннән җәмәгать эшлеклесе Мәдинә Авазбакова Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.
Мәдәният өлкәсенә зур өлеш кертүләре өчен Сургут шәһәренең татар милли мәдәни мохтарияте советы әгъзасы, “Сандугач” җыр-бию ансамбле солисты Розалия Сабитова, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Ханты-Манси округының атказанган мәдәният эшлеклесе Нурия Җиһаншина, ХМАО-Югра татар яшьләре берлеге төбәк иҗтимагый милли-мәдәни берләшмәсе рәисе, «Яшьлек» ансамбле җитәкчесе Лиана Ибраһимова, Сургут шәhәре татар милли-мәдәни мохтарияте әгьзасы, “Сандугач” ансамбле солисты, ял мәктәбе укытучысы Алсу Гайнетдинова Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.
Чара күркәм музыкаль чыгышлар белән үрелеп барды. Татарстан Республикасының Халык артисты Зәйнәп Фәрхетдинованың җыр-моңнары кичәне тагын да баетып, ямьләндереп җибәрде.



