Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Согуд Гарәбстанының Мәккә шәһәрендә 14-16 февраль көннәрендә узучы “Makkah Halal Forum 2026” дигән форумның ачу тантанасында катнашты. “Мәккә хәләл форум” кысаларында оештырылган хәләл товарлар һәм хезмәтләр күргәзмәсе белән танышты, оештыручылар һәм төрле илләрдән килгән катнашучылар белән аралашты.
Форум быел өченче тапкыр Изге шәһәрдә уздырыла. Программада дәүләт лидерлары, халыкара сәүдә делегацияләре, глобаль компанияләр, сертификацияләү һәм аккредитацияләү органнары, инвесторлар, эшмәкәрләр һәм инноваторлар катнашачак.