Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Согуд Гарәбстанының Мәккә шәһәрендә 14-16 февраль көннәрендә узучы “Makkah Halal Forum 2026” дигән форумы кысасында Согуд Гарәбстанының Ислам сәүдә, сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы палатасы Генераль секретаре Йосыф Хәссән Хәләви белән очрашты.
В.Г. Шәйхразыев очрашуга вакыт тапкан өчен рәхмәтләрен җиткерде, үзен Татарстан Республикасында “Хәләл” стандартлар буенча эшче төркеменең җитәкчесе итеп билгеләнүен аңлатты, палата җитәкчесен үзара тәҗрибә уртаклашу, үзебездә булган алгарышларны күрсәтү өчен май аенда узачак “Казан форум” эшендә катнашырга чакырды.
Йосыф Хәссән Хәләви сәламләп, моңа кадәр Татарстанда булуын һәм бары тик җылы хәтирәләр белән кайтуын әйтте. Хәләл индустриясе өлкәсендә дөньяда барган үзгәрешләр, алгарышларны якыннан күзәтеп баруларын, “Kazan форум ” эшендә катнашуның бар Ислам дөньясы өчен дә файдалы булачагына ышануын бәян итте. Шулай ук, хәләл туризмга да аерым игътибар бирүләрен, бу җәһәттән Татарстанның потенциалы зур булуын да белүләрен әйтте.
Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хәләл” стандарты буенча комитеты җитәкчесе Аббас хәзрәт Шляпошников та катнашты.