ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / КИРОВ ӨЛКӘСЕНДӘ БӨТЕНДӨНЬЯ ТАТАР КОНГРЕССЫНЫҢ КҮЧМӘ КУБОГЫНА ХОККЕЙ БУЕНЧА ТУРНИР УЗДЫ
КИРОВ ӨЛКӘСЕНДӘ БӨТЕНДӨНЬЯ ТАТАР КОНГРЕССЫНЫҢ КҮЧМӘ КУБОГЫНА ХОККЕЙ БУЕНЧА ТУРНИР УЗДЫ

КИРОВ ӨЛКӘСЕНДӘ БӨТЕНДӨНЬЯ ТАТАР КОНГРЕССЫНЫҢ КҮЧМӘ КУБОГЫНА ХОККЕЙ БУЕНЧА ТУРНИР УЗДЫ

Киров өлкәсенең Сосновка шәһәрендә “Бөтендөнья татар конгрессы” төбәкара иҗтимагый оешмасының күчмә Кубогына балалар командалары арасында бозда алкалы хоккей буенча төбәкара турнир узды. Турнир “Витязь” спорт комплексы базасында оештырылды.  Анда Татарстаннан, Киров өлкәсеннән, Марий Элдан һәм Удмуртиядән берничә команда катнашты.

Турнир нәтиҗәләре буенча “Ак бүре” командасы (Аш-Бузи авылы, Татарстан Республикасы) беренче урын яулады, Удмуртиядән Ягуар командасы – икенче урында, Нократ Аланы районының Шуни авылы (Киров өлкәсе) командасы – өченче урында.

Җиңүче Команда “Бөтендөнья татар конгрессы” Башкарма комитетыннан күчмә кубок, Грамота, медальләр һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнде. Шулай ук 2 һәм 3 урыннарны алган командалар Грамоталарга, медальләргә һәм бүләкләргә ия булды.

Иң яхшы дүрт уенчыга бүләкләр тапшырылды. Турнир Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының эш планы нигезендә оештырылды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*