Башкортстанда «Сүз чыгар шагыйрьләрдән хикмәт берлән…» сәнгатьле уку бәйгесенең чираттагы сайлап алу туры Бәләбәй татар гимназиясе мәйданчыгында узды, дип хәбәр итә Вконтакте социаль челтәрендәге «Стәрлетамак татарлары: мәгариф, мәдәният, тарих» сәхифәсе.
Бәйгедә катнашучы укучылар сәнгатьле итеп Муса Җәлил шигырьләрен сөйләгән.
Жюри әгъзасы булган Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Миңлегали Хөснетдинов, дәртле җырларын башкарып, бәйрәмгә ямь өсти. Шулай ук жюри әгъзасы булган 5 курс студенты Илнар Рәхмәтуллин университеттагы уку тәртипләре, үзара җылы мөнәсәбәтләр турында бәян итә. Доцент Нәсимә Мөкимова һәм 3 курс студенты Азалия Рахманова үзенчәлекле итеп «Вәхшәт» шигырен башкара, диелә хәбәрдә.
Чыганак: tatar-inform.tatar