ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Быел Россия төбәкләрендә Муса Җәлилгә тагын дүрт бюст ачылачак
Быел Россия төбәкләрендә Муса Җәлилгә тагын дүрт бюст ачылачак

Быел Россия төбәкләрендә Муса Җәлилгә тагын дүрт бюст ачылачак

Бөтендөнья татар конгрессы тырышлыгы белән герой-шагыйрьнең исемен мәңгеләштерү максатыннан Россиянең берничә төбәгендә һәм Донецк республикасында Муса Җәлилгә һәйкәл-бюстлар урнаштырылачак.

Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Милли мәгариф, мәдәният һәм спорт комитеты җитәкчесе Сөләйман Рәхимов хәбәр итте. Аның сүзләренчә, шагыйрь исемен мәңгеләштерү юнәлешендәге эшләр системалы рәвештә алып барыла һәм быел тагын дүрт истәлекле билге ачу планлаштырылган.

«2021–2026 еллар аралыгында Россиянең төрле төбәкләрендә, Казахстан, Кыргызстан дәүләтләрендә Муса Җәлилгә 13 бюст куелды. Агымдагы елда Оренбург шәһәрендә, шагыйрь белем алган «Хөсәения» мәдрәсәсе каршында, Донецк республикасында, Самара өлкәсенең Сызрань шәһәрендә, Чиләбе өлкәсенең Кунашак авылында Муса Җәлил истәлегенә бюстлар ачу планлаштырылды», – дип билгеләп үтте Сөләйман Рәхимов.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*