ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Барда районының «Тол буйлары» телерадиотапшырулар редакциясенә килде
Васил Шәйхразыев Барда районының «Тол буйлары» телерадиотапшырулар редакциясенә килде

Васил Шәйхразыев Барда районының «Тол буйлары» телерадиотапшырулар редакциясенә килде

Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Барда районына эш сәфәре кысаларында «Тол буйлары» җирле телерадиотапшырулар редакциясендә булды.

«Тол буйлары» телерадиокомпаниясе — Барда районының гына түгел, ә Бөтен Пермь краеның татар дөньясы өчен мөһим мәгълүмат үзәге. Ул 1993 елдан бирле эшли. Оештыручысы-Барда муниципаль районы хакимияте. Авыл җирлеге шартларында эшләүче, ике телдә – татар һәм рус телләрендә тапшырулар алып баручы бердәнбер электрон массакүләм мәгълүмат чарасы.

Васил Шәйхразыев коллектив белән аралашты, тапшыруларның әзерләнү процессы, яңа технологияләр танышты һәм иҗади планнар белән кызыксынды. Очрашу барышында татар телендәге контентны үстерү, яшь тамашачыларны җәлеп итү һәм мәгълүмат кырында татар дөньясының казанышларын таныту мәсьәләләре буенча фикер алышу булды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*