КФУ студентлары һәм укытучылары, татар халык язучысы Әмирхан Еникине искә алып, әдип яшәгән йорттагы мемориаль тактага чәчәкләр салды.
Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты студентлары һәм укытучылары күренекле язучы Әмирхан Еникине искә алды. Алар әдип соңгы елларда гомер иткән Чехов урамындагы 53нче йорт фасадында урнаштырылган мемориаль тактага чәчәкләр салды.
Чараны КФУның татар әдәбияты кафедрасы доценты, әдәбият белгече Гөлфия Гайнуллина оештырды. Очрашуда язучының оныкчыгы Искәндәр Тюменев та катнашты.
Гөлфия Гайнуллина билгеләп үткәнчә, әдипнең туган көнендә истәлек тактасына чәчәкләр салу университетның күркәм традициясенә әверелгән. Шул ук вакытта, ул быел яңа башлангычларга нигез салынуын да әйтте. «Быел беренче тапкыр шәһәркүләм «Әмирхан Еники укулары» дигән конференция оештырдык. Ул «Адымнар – белем һәм татулыкка юл» күптелле мәктәбендә 13 март көнне узачак», – диде Гөлфия Гайнуллина.
Язучының оныкчыгы Искәндәр Тюменев, үз чиратында, гаиләсе исеменнән рәхмәт белдерде һәм бабасының исеме халык хәтерендә яшәвен билгеләп үтте. Ул Әмирхан Еникинең татар мәдәниятендәге зур урынын һәркем яхшы аңлавын искәртте.
Гөлфия Гайнуллина классик исемен мәңгеләштерү буенча башкарыла торган башка проектлар турында да сөйләде.
«Тиздән Әмирхан Еники скверында аның иҗатына багышланган «Матурлык» дип аталган һәйкәл урнаштырылачак. Шулай ук «Адымнар» мәктәбендә урнашачак музей концепциясе эшләнә. Моннан тыш, урта мәктәп укытучылары һәм киң җәмәгатьчелек өчен Әмирхан Еникинең сайты булдырылды. Сайт алга таба да гел тулыландырылып торачак», – ди ул.