ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Сәләтле яшьләргә дәүләт ярдәме
Сәләтле яшьләргә дәүләт ярдәме

Сәләтле яшьләргә дәүләт ярдәме

Губернатор Алексей Русских Россия фәне көне уңаеннан яшь галимнәр, студентлар һәм югары уку йортлары хезмәткәрләре белән очрашты.

“Тырыш хезмәтегез, кыю, тәвәккәл идеяләрегез һәм омтылышларыгыз белән сез бүген үк инде безнең төбәкнең һәм тулаем илнең киләчәген һәм бүгенгесен булдырасыз. Төрледән-төрле сфераны – медицина белән энергетиканы, яңа материаллар белән цифрлы оптика технологияләрен үз эченә алган фәнни тикшеренүләрегезнең тормышны яхшы якка үзгәртүен күрәбез”,- дип белдерде Губернатор.

Төбәгебез башлыгы фәнни-техник сферадагы казанышлары өчен вузлар вәкилләренә исемле стипендияләр бирелүе турында таныклыклар тапшырды. Стипендиягә ия булучылар арасында Ульяновск дәүләт техник университетының сәләтле студенты Әмин Шәйдуллин да бар. Ул Владимир Александрович Клаус исемендәге стипендиягә лаек табылды.

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*