ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Арчадан Лесенко гаиләсе “Безнең Андерсон” Халыкара бәйгесе финалында
Арчадан Лесенко гаиләсе “Безнең Андерсон” Халыкара бәйгесе финалында

Арчадан Лесенко гаиләсе “Безнең Андерсон” Халыкара бәйгесе финалында

Арчада яшәүче Лесенко гаиләсе иҗат иткән заманча “Шүрәле” әкияте халыкара бәйгенең финалына чыкты. Финалистларны бүләкләү тантанасы 21–25 майда Даниядә узачак.

Арчада яшәүче Лесенко гаиләсе өчен яз куанычлы хәбәр белән башланды. Аларның гаилә белән бөек шагыйрь Габдулла Тукайның “Шүрәлесен” заманчалаштырып язулары турында без инде язган идек.  Якташларыбызның иҗат җимеше халыкара “Безнең Андерсен” әдәби бәйгесенең финалына узган.

Әлеге бәйгене Халыкара язучылар гильдиясе оештыра. Быел анда Чили, Канада, Нидерланд, Германия, Латвия һәм башка илләрдән барлыгы 388 эш кабул ителгән. Лесенко гаиләсе катнашкан балалар номинациясендә финалга нибары сигез автор чыккан.

Артем Лесенко сүзләренә караганда, нәтиҗәләр 1 март көнне билгеле булган. “Бу кадәр югары бәя алырбыз дип уйламадык та. Беренче мартта сайтка кереп карадык һәм исемлектә үзебезне күрдек”, – дип уртаклаша ул.

Лесенко гаиләсе иҗат иткән әкияттә Шүрәле образы табигатьне сакларга өндәүче игелекле герой итеп сурәтләнә. Әсәр балаларны әйләнә-тирә мохиткә сак караш тәрбияләүгә юнәлдерелгән. Китап рус һәм татар телләрендә нәшер ителеп, үз укучысын табарга өлгерде.

Конкурсның финалы һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 21–25 май көннәрендә Даниядә узачак. Шунда ук җиңүчеләр дә билгеле булачак. Чаралар бөек әкиятче Ханс Кристиан Андерсен туган илдә – Оденсе һәм Копенгаген шәһәрләрендә үткәреләчәк. Финалистлар өчен бу иҗади ярыш кына түгел, ә Андерсен тормышы белән бәйле тарихи урыннарны күрү, төрле илләрдән килгән каләмдәшләр белән аралашу мөмкинлеге дә.

Финалга чыккан барлык әсәрләр Европа җыентыгында басылып чыгачак. Әлеге китап рус һәм немец телләрендә нәшер ителәчәк. “Безнең өчен иң мөһиме – әсәрнең Европа укучысына барып ирешүе”, – ди Артем Лесенко.

Моннан тыш, әлеге әкият Санкт-Петербургта үткәрелә торган мәдәни бәйгегә дә тәкъдим ителгән. Аның нәтиҗәләре 8 марттан соң билгеле булачак.

чыганак: arskmedia.ru

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*