Бүген, 13 апрель көнне, Бөтендөнья татар конгрессы бинасында Бөтендөнья «Туган тел» җыенына багышланган матбугат конференциясы узды.
15-17 апрель көннәрендә узачак җыен программасы белән журналистларны Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисенең беренче урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Фәнис улы Шакиров таныштырды.
Матбугат конференциясендә шулай ук Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, Милли мәгариф, мәдәният һәм спорт комитеты җитәкчесе Рәхимов Сөләйман Туктар улы,“Бөтендөнья татар яшьләре форумы” иҗтимагый оешмасы рәисе, татар яшьләре иҗтимагый оешмалары белән эшләү комитет җитәкчесе Хәсәнов Райнур Рәүф улы, Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгының Милли мәгариф идарәсе җитәкчесе Шарипова Алсу Сәмигулла кызы чыгыш ясадылар.
Быел җыенга 800дән артык катнашучы җыелачак. Алар арасында Россия Федерациясенең 28 төбәгеннән һәм Татарстан Республикасының мәгариф оешмаларыннан татар теле һәм әдәбияты укытучылары, мәктәп директорлары, балалар бакчалары тәрбиячеләре, мәгариф бүлекләре методистлары, шулай ук мөселман дини уку йортлары укытучылары катнашачак.
Бөтендөнья «Туган тел» җыенының төп вакыйгасы булып пленар утырыш булачак. Утырыш алдыннан кунаклар «Татар телен өйрәнүдә инновацион проектлар һәм алымнар» күргәзмәсе белән таныша алачаклар.
Җыен Бөтендөнья татар конгрессы һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә оештырыла.





