Казанда узучы Бөтендөнья «Туган тел» җыены делегатлары бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның Муса Җәлил исемендәге Татар опера һәм балет театры янында урнашкан һәйкәленә чәчәкләр салдылар.
Чарада Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Марс Тукаев, шагыйрь Булат Ибраһимов та катнашты.
Данис Шакиров җыен делегатларын сәламләде һәм 15 апрель Габдулла Тукай вафат булган көн икәнен искә алып узды. Шундый көнне шагыйрьне искә алуның мөһимлеген билгеләп үтте.
Шагыйрь Булат Ибраһимов Тукай истәлегенә “Иртә киттең шагыйрь” дигән шигырен укып үтте.
Алга таба делегатлар ТР Фәннәр Академиясенә җыенны ачу тантанасына юл тоттылар, биредә Г.Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган фәнни-методик семинар да үтәчәк.


