Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыевның Төркмәнстанга эш сәфәре дәвам итә.
Эшлекле программа кысаларында ул Төркмәнстан Министрлар Кабинеты Премьер-министры урынбасары Бәхәр Сәетова белән очрашты. Очрашуда шулай ук Төркмәнстан мәдәният министры Атагөлде Шәйморадов та катнашты.
Очрашу барышында яклар ике республика арасындагы мәдәният өлкәсендә хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алыштылар һәм быел октябрь аенда Төркмәнстанда узачак «Татар кызы-2026» халыкара фестиваленең финалын оештыру буенча планнарны килештерделәр.