ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Ф.Аитова исемендәге кызлар гимназиясе Бөтендөнья “Туган тел” җыены делегатларын кабул итте
Ф.Аитова исемендәге кызлар гимназиясе Бөтендөнья “Туган тел” җыены делегатларын кабул итте

Ф.Аитова исемендәге кызлар гимназиясе Бөтендөнья “Туган тел” җыены делегатларын кабул итте

Казанның Мәскәү районында урнашкан Ф.Аитова исемендәге 12нче кызлар гимназиясендә Бөтендөнья “Туган тел” җыеныны килгән укытучылар өчен педагогик остаханәләр үтте.

Кунакларны гимназия директоры Зөммәрәт Нәгыймова һәм биюче кызлар каршы алды. Алга таба җыен делегатлары башлангыч сыйныфларда татар теле һәм әдәбияты дәресләрен карадылар, Габдулла Тукайга багышланган кул эшләре экспозициясе,  Җиңүнең 80 еллыгына багышланган проектлар белән таныштылар.

Фатыйха Аитова исемендәге 12нче гимназия татар телендә белем бирүче кызлар мәктәбе буларак билгеле. Биредә кызларга милли тәрбия бирүгә зур игътибар күрсәтелә. Укучылар беренче сыйныфтан ук кул эшләре белән шөгыльләнәләр, милли ризыклар пешерергә, үз-үзләрен күрсәтергә, дөрес сөйләшергә өйрәнәләр.

Гимназиядә “Әкият” мода театры эшләп килә. Анда укучы кызлар подиумда йөрергә, этикет кагыйдәләренә өйрәнәләр. Җыен делегатларына кызлар татар милли киемнәреннән торган “Мирас” коллекциясен, тасмалар кулланып чигелгән якалар коллекциясен һәм яулыклардан эшләнгән заманча киемнәр коллекциясен тәкъдим иттеләр. Шулай ук барлык делегатларга кулдан ясалган бүләкләр тапшырдылар.

Җыенга килгән татар теле һәм әдәбияты укытучылары Татарстанның атказанган артисты, педагог һәм нәфис сүз остасы Инсаф Абдулланың сөйләм культурасы буенча мастер-классында да катнаштылар. Икенче остаханә әдәби әсәрне эмоциональ кабул итүгә багышланган иде. Аны Г.Ибраһимов исемендәге 17нче татар гимназиясенең татар теле укытучысы Рамилә Абдуллина алып барды.

Шулай ук җыен делегатлары “Милли тәрбия бирүнең үзенчәлекләре” дип аталган фәнни-методик семинар эшчәнлегендә катнаштылар. Анда сүз татар теле укытуда заманча алымнар куллану турында барды.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*