ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Пенза өлкәсеннән Мәрьям Тачукова: “Балада туган телгә мәхәббәт гаиләдән башлана”
Пенза өлкәсеннән Мәрьям Тачукова: “Балада туган телгә мәхәббәт гаиләдән башлана”

Пенза өлкәсеннән Мәрьям Тачукова: “Балада туган телгә мәхәббәт гаиләдән башлана”

Казанда Бөтендөнья «Туган тел» җыенының пленар утырышында төрле өлкәләрдән килгән мөгаллимнәр чыгыш ясап, үзләренең эшләре турында сөйләделәр, тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.

Пенза өлкәсе Городище районы Югары Әләзән урта мәктәбе директоры Мәрьям Яткәр кызы Тачукова чыгышы:
–2022 елда Пенза өлкәсенең татар милли-мәдәни мөхтәрияте инициативасы белән ата-бабалардан килгән изге мирас — татар телен саклау һәм аны киләчәк буыннарга тапшыру юнәлешендә эш алып баручы оешмаларның берсе — Татар теле һәм әдәбияты укытыла торган белем бирү учреждениеләре директорлары ассоциациясе оештырылды.

Әлеге ассоциация Пенза өлкәсе Мәгариф министрлыгы, Региональ үсеш институты, шулай ук Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән хезмәттәшлектә расланган план нигезендә эшли.

Бүгенге көндә Пенза өлкәсендә татар теле һәм әдәбияты тирәнтен өйрәнелә торган 17 мәктәп бар. Әлеге мәктәпләр 8 муниципаль җирлектә урнашкан, барлыгы 3389 бала белем ала, 24 татар теле укытучысы эшли.

Ассоциациянең төп максаты булып туган телне өйрәнергә теләүче балалар контингентын, татар теле һәм әдәбиятын укытуда кулланыла торган методик алымнарны киңәйтү, татар телендә белем бирүче мәктәпләрнең бөтен тырышлыгын берләштереп, төбәктә яшәүче татар халкының милли-мәдәни һәм тел үзенчәлекләрен саклап калу, милләтара татулыкны ныгыту тора.

Әлеге максатка ирешү өчен ассоциация әгъзалары, мәктәп директорлары, бер-берсе белән һәрвакыт киңәшләшеп, аралашып, тәҗрибә уртаклашып эшли.

Укытучыларга методик ярдәм күрсәтү максатыннан, туган тел укытучылары өчен даими рәвештә семинарлар, түгәрәк өстәлләр, мастер-класслар оештырыла. Әлеге чараларга һәрвакыт Татарстаннан галимнәребезне, дәреслек авторларын, абруйлы укытучыларыбызны чакырып фикер уртаклашабыз, тәҗрибә туплыйбыз.

Балада туган телгә мәхәббәт хисе иң элек гаиләдән башлана. Әти-әниләр өйдә туган татар телендә сөйләшә, милли җыр-моңнарны тыңлый, гореф-гадәтләребезне хөрмәт итә.

Мәктәптә татар телен предмет буларак сайлатуда директорның позициясе бик зур һәм мөһим. Әгәр ул татар теленең әһәмиятен аңлый һәм аны үстерүне үзе хуплый икән, ата-аналар да, балалар да бу юнәлешкә җитди карый. Шуңа күрә әти-әниләр белән эш – туган телне саклау һәм үстерүдә бик мөһим юнәлеш булып тора. Бу сорауны без үзебезнең ассоциация эшендә системалы рәвештә күтәрәбез. Даими рәвештә ата-аналар җыелышлары үткәрү, анда туган телнең әһәмиятен аңлату; әти-әниләр өчен татар теле һәм әдәбиятыннан ачык дәресләр, бәйрәмнәр, милли чаралар (җыр-бию кичәләре, “Туган тел көне”) оештыру; әтиләрне мәктәп тормышына җәлеп итү; өйдә балалар белән татарча аралашу, китап уку, җырлар тыңлау буенча киңәшләр бирү; уңай мисаллар күрсәтү: телне яхшы белгән балаларның уңышларын яктырту кебек эшләр нәтиҗә бирә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*