ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Самара өлкәсеннән укытучы Рәхимә Хайрова: “Балалар милли стильдәге мәктәп формасында йөри”
Самара өлкәсеннән укытучы Рәхимә Хайрова: “Балалар милли стильдәге мәктәп формасында йөри”

Самара өлкәсеннән укытучы Рәхимә Хайрова: “Балалар милли стильдәге мәктәп формасында йөри”

Самара өлкәсе Самара шәһәре «Яктылык» мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рәхимә Илдус кызы Хайрова чыгышы:

-Мәктәбебезнең һәр мөгаллиме «Һәр балада кояш бар – аны күрә белергә кирәк» дигән шигарь астында эшли. Безнең бүгенге мәктәп укучыбыз иртәгә илебезнең киләчәген билгеләүче шәхес, шуңа күрә балаларга белем бирү белән беррәттән үз көченә ышанган, туган телен камил белгән һәм гореф-гадәтләрен хөрмәт иткән зыялы шәхесләр тәрбияләү көнүзәк мәсьәлә булып тора.

Мәшһүр татар мәгърифәтчесе, тарихчы, педагог, энциклопедик галим һәм күпкырлы шәхес Шиһабетдин Мәрҗани язганча: өч әйбер диндә булмаса да, динне саклый. Алар – милли тел, милли кием һәм милли гореф. Безнең мәктәпне башка белем бирү оешмаларыннан аерып торган үзенчәлекләребезнең берсе – балалар өчен милли стильдәге мәктәп формаларын тегү.
Милли тәрбия нигезен гаилә тәшкил итә. Мәктәп җирен тәртипкә китерү булсынмы, хәйрия акцияләре һәм патриотик чаралар булсынмы, аларның барысын да ата-аналар җәмгыяте белән тыгыз элемтәдә эшлибез.

«Яктылык» мәктәбе төбәктәге барлык татар мәктәпләрен туплап, татар теле һәм әдәбиятын укыту буенча бердәм методик үзәкне тәшкил итә. Күп еллар дәвамында татар милли-мәдәни мохтарияте һәм мәгарифне үстерү институты ярдәме белән төрле чараларны оештырабыз.
Россиякүләм, Татарстан республикасы һәм Самара өлкәсе күләмендә оештырылган олимпиадаларда укучыларның югары нәтиҗәләре, белем сыйфатлары һәм төрле фәннәргә кызыксынулары ачыклана.

Үткәрелә торган чараларыбызда зур ярдәмнәрне Самара шәһәрендә эшләүче «Дуслык» региональ иҗади җәмгыять оешмасы, татар милли-мәдәни автономиясе, «Туган тел» татар иҗтимагый оешмасы; Самара өлкәсе Халыклар дуслыгы йорты, Самара өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе һәм Федераль туган телләр институты күрсәтәләр.

Эшчәнлегебездә Татарстан Республикасы оешмаларының йогынтысы аеруча зур. Без Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе, Мәгарифне үстерү институты, Казан федераль университеты һәм Каюм Насыйри институты белән хезмәттәшлек итәбез.

Бу оешмалар милли мәгарифне үстерүдә, татар теле һәм мәдәниятен саклауда ярдәм итә, укытучыларның һөнәри осталыгын күтәрә һәм заманча укыту ысулларын кертү мөмкинлеге бирә. Без тарихи Ватаныбыз ярдәмен тоеп, милләт баласын тәрбияләүдә намуслы хезмәт куябыз.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*