ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / ТР Мәгарифне үстерү институты доценты Рузилә Фәттахова: “Татар теле укытучысына бүген һәряклап ярдәм кирәк”
ТР Мәгарифне үстерү институты доценты Рузилә Фәттахова: “Татар теле укытучысына бүген һәряклап ярдәм кирәк”

ТР Мәгарифне үстерү институты доценты Рузилә Фәттахова: “Татар теле укытучысына бүген һәряклап ярдәм кирәк”

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты доценты, филология фәннәре кандидаты Рузилә Фирдәвес кызы Фәттахова чыгышы:

—Бүгенге җәмгыятебез алдында торган иң актуаль һәм стратегик мәсьәлә — милли телләрне һәм мәдәниятләрне саклау. Россия Президенты Владимир Владимирович Путин тарафыннан 2026 елның Халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителү — чын тарихи җаваплылык. Бердәмлек дигәндә, без һәр халыкның үз милли йөзен, үз телен, үз рухи мирасын саклап, уртак Ватаныбыз мәдәниятен баетуны күздә тотабыз. Бу бөек бердәмлекнең алтын баганасы — туган тел һәм әдәбият укытучысы.

Исегезгә төшерәм: татар теле укытучылары берләшмәсен төзү инициативасына 2023 елның 26 апрелендә, хөрмәтле Рәисебез Рөстәм Нургалиевичның татар интеллигенциясе вәкилләре белән очрашуында башлангыч салынган иде. Әлеге фикер шулкадәр үз вакытында һәм зарури яңгырады ки, Ассоциация шул ук елның 3 августында Бөтендөнья татар конгрессы һәм ТР Мәгарифне үстерү институты тарафыннан гамәлгә куелды һәм бүгенге көндә алар белән тыгыз хезмәттәшлектә эшләп килә.

Бүгенге көндә ТРда, РФ төбәкләрендә 4500гә якын татар теле һәм әдәбияты укытучылары эшли. Гомумән, татар телен һәм әдәбиятын укыту географиясе масштабы белән таң калдыра: ул республикабыздан тыш РФның тагын 28 төбәгендә укытыла. Бу зур саннар, әлбәттә, сөендерә. Ләкин алар артында безнең төп байлыгыбыз — укытучылар, аларның хезмәте, аларның көндәлек тырышлыгы тора.

Ассоциациянең төп эш юнәлешләре — укытучыларга методик ярдәм күрсәтү генә түгел, ә бүгенге көннең актуаль мәсьәләләрен киң җәмәгатьчелек алдында яктырту һәм хәл итү юлларын эзләү. Бу — телне өйрәтүне заманча цифрлы мохиткә кертү, укыту методикасын заман таләпләренә яраклаштыру, укытучының социаль статусын күтәрү, һөнәргә яшь белгечләрне җәлеп итү.

Ассоциация, бүгенге форумның башлангычын билгеләгән оешма буларак, туган телебезне, мәдәниятебезне саклап калуда һәм үстерүдә мөһим адымнар ясар дип ышанабыз. Хөрмәтле коллегалар, бу – безнең уртак эшебез, шуңа күрә һәр укытучы үзенең лаеклы өлешен кертсә генә, эшебез дәвамлы һәм нәтиҗәле булачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*