ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Әзербәйҗанның Баку шәһәреннән Рафаэль Усманов:”Телебезне саклап калабыз икән – бу олы казаныш!”
Әзербәйҗанның Баку шәһәреннән Рафаэль Усманов:”Телебезне саклап калабыз икән – бу олы казаныш!”

Әзербәйҗанның Баку шәһәреннән Рафаэль Усманов:”Телебезне саклап калабыз икән – бу олы казаныш!”

Казанда Бөтендөнья «Туган тел» җыенының пленар утырышында төрле өлкәләрдән килгән мөгаллимнәр чыгыш ясап, үзләренең эшләре турында сөйләделәр, тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Укучылар да чыгыш ясады.

Әзербәйҗан Республикасы Баку шәһәре Каюм Насыйри исемендәге үзәк укучысы, Татар теленнән 2025 елгы XII Халыкара олимпиада җиңүчесе Рафаэль Усмановның чыгышы:

– Мин – Татарстаннан читтә яшәсәм дә, татар гаиләсендә туып үскән милли җанлы егет. Татар телен өйрәнүне Баку шәһәрендәге Каюм Насыйри Институтның мәдәни-белем бирү үзәге каршындагы курсларда ныгыттым. Бу дәресләр минем өчен тел үзләштерү генә булып калмады, ә үз мәдәниятемне, тарихымны һәм рухи тамырларымны тирәнрәк аңлау юлындагы мөһим адымга әверелде. Әлеге үзәктә укытучымның ярдәме белән татар теленең нигезләрен, аның матурлыгын, аһәңлелеген һәм эчке байлыгын тоя алдым.

Әзербайҗанда яшәсәм дә, татар теле – минем өчен күңелемә якын, рухыма кадерле, газиз тел. Ул минем тамырларым белән бәйле һәм дөньяга карашымны баетучы кыйммәт булып тора.
2025 елда миңа татар теленнән Халыкара олимпиадада җиңү яулау бәхете елмайды. Бу казаныш минем өчен зур җаваплылык та йөкләде. Мин аңладым: тел өйрәнү – ул шәхси уңыш кына түгел, ә халкыбызның мәдәни мирасын саклауга керткән өлеш тә.

Дөнья татарлары да телебезне саклап кала икән – бу зур мәртәбә, олы казаныш! Бүген татар теле Татарстан Республикасы чикләреннән еракта да милләттәшләребезне берләштерә. Ул дөньяның төрле почмакларында яңгырый, шул исәптән Азәрбайҗанда да. Баку шәһәрендә татар җәмгыяте эшли: биредә без мәдәни чаралар, милли бәйрәмнәр, очрашулар, белем бирү проектлары үткәрәбез. Боларның барысы да телебезне саклау һәм үстерү, яшь буынга тапшыру максатыннан эшләнә.

Татар телен өйрәнү өчен бүген бөтен мөмкинлекләр дә бар, хәтта чит төбәкләрдә, чит илләрдә яшәү дә киртә түгел: дәреслекләр дә, уку әсбаплары да җитәрлек, интернет киңлекләрендә барын да табарга мөмкин. Милләтемнең һәр баласына, олысына-кечесенә шуны теләр идем: туган телне өйрәнү өчен иң элек ТЕЛӘК кирәк! Ә теләгең булса, максатыңа, морадыңа ирешергә була. Максатыбыз нык, кыйблабыз туры булсын.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*