ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / “Тукай йолдызлыгы” бәйгесе җиңүчеләре бүләкләнде
“Тукай йолдызлыгы” бәйгесе җиңүчеләре бүләкләнде

“Тукай йолдызлыгы” бәйгесе җиңүчеләре бүләкләнде

Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә «Тукай йолдызлыгы» әдәби әсәрләр конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.

Җиңүчеләргә бүләкләрне Марат Әхмәтов, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, ТР Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла һәм филология докторы һәм КФУ профессоры Дания Заһидуллина тапшырдылар.

Татар телендә әдәби әсәрләр конкурсы Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышлап үткәрелде. Чараны оештыручылар: ТР Язучылар берлеге һәм республикада яшәүче халыкларның татар телен һәм туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча ТР Рәисе каршындагы комиссия.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*