ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Ютазы, Сарман, Чирмешән районнары да “Татарча диктант”тан читтә калмады
Ютазы, Сарман, Чирмешән районнары да “Татарча диктант”тан читтә калмады

Ютазы, Сарман, Чирмешән районнары да “Татарча диктант”тан читтә калмады

Ютазы районы 1 санлы Урыссу башлангыч мәктәбендә Бөтендөнья “Татарча диктант” акциясе үтте. Быелгы диктант бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган иде. Чара укучыларыбыз тарафыннан шагыйрьнең “Туган тел” җырын башкарудан башланды. Диктант язылачак бүлмә бәйрәмчә бизәлгән иде. Ахырда чарада катнашучыларга Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Сарман районы Җәлил бистәсенең 2нче урта мәктәбе “Татарча диктант” дөньякүләм белем бирү акциясенә кушылды. Мәскәү вакыты белән 10:00 сәгатьтә татар телендә грамоталылык дәрәҗәсен тикшерү максатыннан, укытучылар һәм укучылар татар халкынын бөек шагыйре Габдулла Тукайның “Туган тел” шигырен һәм “Бәхет” хикәясен яздылар.”Татарча диктант”акциясе татар телен өйрәнүгә кызыксыну уята,Габдулла Тукай иҗатын өйрәнергә ярдәм итә.

Татарстан Республикасы Чирмешән районы Иске Кади авылы китапханәсендә «Татарча диктант» бөтендөнья белем бирү акциясе үтте. Әлеге чара татар телендә грамоталылык дәрәҗәсен тикшерүгә генә түгел, ә туган телне популярлаштыруга, мәдәниятыбызны үстерүгә юнәлдерелгән. Текстны авыл китапханәсе мөдире Рушания Гыйрфанова яздырды/ Катнашучылар башта шагыйрьнең “Туган тел” шигырен, аннан “Бәхет” дип аталган текстны яздылар. Быел акция унберенче мәртәбә уза һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышлана.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*