ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Австралиянең Аделаида шәһәренда “Татарча диктант ” язганнар
Австралиянең Аделаида шәһәренда “Татарча диктант ” язганнар

Австралиянең Аделаида шәһәренда “Татарча диктант ” язганнар

Бүген “Татарча диктант” акциясенә чит илләрдә яшәүче милләттәшләребез дә кушылды. Алар арасында Австралиянең Аделаида шәһәренда яшәүче татарлар да бар. Бүген Аделаида шәһәрендә алар Габдулла Тукайның “Исемдә калганнар” әсәреннән өзек буенча диктант яздылар.

Австралиядә бүген 700ләп татар яши. Алар Аделаида, Сидней һәм Мельбурн шәһәрләрендә төпләнгәннәр. Милләттәшләребез татар чараларын актив үткәреп тора. “Татарча диктант” акциясеннән тыш алар Сабантуй бәйрәмен, Шигырь бәйрәмен һәм башка чаралар үткәрәләр.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*