ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Чувашиядәге Сориле мәдәният йорты акциядә катнашучыларны җыйды
Чувашиядәге Сориле мәдәният йорты акциядә катнашучыларны җыйды

Чувашиядәге Сориле мәдәният йорты акциядә катнашучыларны җыйды

24-26 апрель көннәрендә дөнья буйлап “Татарча диктант” акциясе үтә.Ул бөек татар шагыйре Г.Тукайның 140 еллыгына багышлана.

Ишмурзино-Суринск  Сориле) мәдәният йортында да бүген, 26 апрельдә, татар телендә сөйләшүче һәркем татар телендә грамоталылыкны тикшерү буенча «Татарча диктант» акциясендә катнаша ала. Үз телен, милләтен, халкын яраткан, күңелендә милләтенә сөю,ихтирам йөрткән кеше бу акциягә кушылды.

Тукаебызнын ,,Исемдә калганнар ”ыннан,өзек яздык. 147 генә сүз!.Һәр сүзе, һәр хәрефе җырлы енә сүз!.Һәр сүзе, һәр хәрефе җырлый бит телебездә!.Нинди матур, гади, һәм бөек безнең тел! Без бик бәхетле милләт,безнең Тукаебыз бар! Без ул сөйләшкән телдә сөйләшәбез.

Янтиково (Тимәш) территориаль бүлегендәге Яльчик муниципаль округының «ЦКС ” МБУКның Ишморзино-Суринск (Сориле) мәдәният йортындагы төрле оешмасы әгъзалары зур дулкынлану һәм горурлык хисе белән, диктант яздык. Аралаштык, җырладык! Бүгенге диктант язу, телебезгә, халкыбызга булган сөюне тагын да арттырды, шул сөюне оныкларда да тәрбияли алсак әйбәт булыр иде, телебезнең киләчәге уйландыра, хафага сала….Һәр елны үткәрелә торган “Татарча диктант” телебезне саклап калырга, һичшиксез, ярдәм итәчәк дип ышанабыз.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*