Әлмәт шәһәренең Риза Фәхретдин исемендәге мәдрәсәсеннән мондый хәбәр килеп иреште:
“Әлхәмдүлиллаһ! Бүген без дә Әлмәтнең Үзәк мәчетендә дөньякүләм “Татарча диктант 2026” акциясендә катнаштык. Быелгы чара бөек шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышлануы белән аеруча мәгънәле булды. Шәкертләребез һәм милләттәшләребез белән бергәләп татарча диктант язу – телебезгә, мәдәниятебезгә булган хөрмәтебезнең матур чагылышы. Бердәмлек, рух һәм горурлык хисләре белән тулы бу мизгелләр озак истә калыр, ин шәә Аллаһ”.
Мөслим авылы мәчетендә дә “Татарча диктант” акциясе булып узды. Акция мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан оештырылды. Чараның төп максаты- татар теленә кызыксынуны арттыру, әдәби телдә дөрес сөйләм һәм язу күнекмәләрен үстерү ,грамоталылык дәрәҗәсен күтәрү.
