ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Томски өлкәсендә «Ләйсән» ансамбленең юбилей концерты үтте
Томски өлкәсендә «Ләйсән» ансамбленең юбилей концерты үтте

Томски өлкәсендә «Ләйсән» ансамбленең юбилей концерты үтте

«Ләйсән» халык үзешчән ансамбленең 29 апрельдә үткән юбилей концерты Стрежевой шәһәренең мәдәни тормышында якты вакыйга булды. Илзира Якшиева җитәкчелегендәге коллектив инде 20 ел тамашачыларны сөендерә, татар-башкорт мәдәниятен саклап калу һәм үстерү, халыклар дуслыгын ныгыту белән шөгыльләнә.

29 апрельдә «Современник» сәнгать сараенда узган юбилей концертында тамашачылар халык җырлары һәм йолалары төрлелеге белән ләззәтләнде. Фойеда «Ак калфак» берләшмәсе оештырган күргәзмә бәйрәм атмосферасын тагын да тулыландырды.

«Ләйсән» ансамбле традицион татар һәм башкорт халык җырларын да, эстрада җырларын да башкарды. Катнашучылар «Сабантуйга бүләк җыю» йоласын күрсәтте, шулай ук тамашачыларны шигырьләр белән сөендерде. «Чишмәкәй» этнография мәктәбе укучылары башкарган «Сандугач, сайра, сайра» җыры, шулай ук мәктәпне тәмамлаучы кызлар әзерләгән «Дуслык» биюе аеруча игътибарны җәлеп итте.

Концерт программасында Краснодардан һәм Пермь краеннан ансамбльнең элекке катнашучылары да чыгыш ясады, алар коллективны котларга килгән иде. 

Концерт эшчәнлегеннән тыш, ансамбль «Сабантуй», «Җәлилов укулары» кебек төрле мәдәни чаралар оештыруда актив катнаша, милли мәдәниятне үстерүгә юнәлдерелгән башка проектларда да катнаша. «Ләйсән» һәм «Ак калфак» коллективлары катнашучысы Гөлназ Насруллина мондый чараларның традицияләрне саклап калу һәм милләтара элемтәләрне ныгыту өчен мөһимлеген билгеләп үтте.

Гөлчәчәк Фәтхулова хәбәре

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*