ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Тубылда «Язгы моңнар» V төбәкара татар халык иҗаты фестивале узды.
Тубылда «Язгы моңнар» V төбәкара татар халык иҗаты фестивале узды.

Тубылда «Язгы моңнар» V төбәкара татар халык иҗаты фестивале узды.

Тубылда Төмән өлкәсе һәм Ханты-Мансийск автономияле округының төрле районнарыннан талантлы яшьләрне җыйган «Язгы моңнар» V төбәкара татар халык иҗаты фестивале узды. Чара Себер татарларының мәдәни үзәгендә үтте.

«Язгы моңнар» татар халык иҗаты фестивален оештыручы һәм гамәлгә куючы — Себер татарларының милли-мәдәни автономиясе.

Фестиваль программасында барлыгы 90нан артык катнашуы билгеләп үтелде. Сургутның «Сандугач» татар мәдәнияте коллективы «Язгы моңнар» фестивалендә инде беренче тапкыр гына  катнашмый. Бу юлы коллектив солистлары жюрига төрле номинацияләрдә җиде номер тәкъдим итте һәм Сургутка алты призлы урын алып кайтты!

Коллективның «Гүзәлем» вокаль номеры, Ләйсән Дәүләтова һәм Алсу Гыйльметдинова башкаруында дуэт, Рөстәм Зыятдинов, Аяз Садретдинов сололары — беренче урын белән бүләкләнде, Радмир Әхмәтгалиев солосы һәм Лилия Гарипованың чыгышы икенче урынга лаек булды! Җиңүчеләр кубоклар һәм дипломнар белән бүләкләнде.

Жюри составында Татарстан Республикасының халык артисты, Казан филармониясенең әйдәп баручы артистларының берсе Фердинанд Фәтхи, музыкант-баянчы, Татарстан Республикасының атказанган артисты, бөтенроссия һәм халыкара конкурслар лауреаты Рафинат Сәләхов, шулай ук Себер татар җырларын башкаручы,  педагог Земфира Шәрипова бар иде.

Розалия Сабитова, Сургут шәһәренең «НКАТ» МОО.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*