ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Питрәч районында «Әлбәдән» бөтенроссия тарихи реконструкция фестивале узды
Питрәч районында «Әлбәдән» бөтенроссия тарихи реконструкция фестивале узды

Питрәч районында «Әлбәдән» бөтенроссия тарихи реконструкция фестивале узды

Бу ялларда Питрәч районында «Әлбәдән» VIII Бөтенроссия тарихи реконструкция фестивале узды. Чара Бөек Ватан сугышы башындагы вакыйгаларга, шулай ук Питрәч районында туып үскән Советлар Союзы Герое Петр Гавриловның батырлыгына багышланган. Ул – Брест крепостенең легендар сакчыларының берсе.

ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, фестивальдә өч масштаблы хәрби сугыш реконструкцияләре, тарихи интерактив мәйданчыклар эшләгән, Гаврилов исемендәге музей экспозицияләре, ат клубы һәм пилотаж төркемнәрнең чыгышлары оештырылган. Шулай ук мәйданчыкта ретроавтомобильләр һәм Кызыл Армия хәрбиләренең кием күргәзмәсе, лекцияләр һәм кино күрсәтү оештырылган.

Фестивальгә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та килгән. Ул Петр Гаврилов һәйкәленә чәчәкләр салган, Татарстан геройларына һәм Бөек Ватан сугышы елларындагы сәнәгатькә багышланган интерактив мәйданчыкларны караган.

Фестивальнең концерт программасында РФ атказанган артисты Александр Маршал, махсус хәрби операция ветераннарының «Добробат» төркеме, Беларусьтан «Белорусские легенды» ансамбле һәм Мәскәүнең «Катюша» хәрби җыр клубы чыгыш ясаган.

«Әлбәдән» фестивале 2019 елдан бирле ел саен уздырыла.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*