11-12 ноябрьдә Кострома шәһәрендә Татарстан Республикасы мәдәнияте көннәре үтте.
11 ноябрь көнне өлкәнең Халык иҗаты йортында Татарстанда төшерелгән документаль һәм нәфис фильмнар күрсәтелде. Тамашачылар “Бибинур”, “Югалту”, “Айсылу” кинотасмаларын карадылар, Шулай ук ТР Кинематографистлар берлеге рәисе Илдар Ягъфәров очрашу да матур үтте.
Кич белән Кострома дәүләт филармониясендә Казанның «Импровиз-Рояль» фортепиано ансамбле концерты узды.

Якшәмбе кич “Губернский” концерт-күргәзмәләр үзәгендә Татарстан сәнгать осталары концерты гөрләде. Фойеда республиканың халык декоратив-гамәли сәнгать осталары эшләнмәләре күргәзмәсе һәм “Татарстан бүгенге көндә” дигән фотокүргәзмә эшләде.



 
					
				