tatruen
Баш бит / Архив модератора: Модератор Миннуллина (страница 102)

Архив модератора: Модератор Миннуллина

“Ак калфак” безнең лицейда!

Кукмараның “Ак калфак” оешмасы рәисе Зөмәрә Нихатовна Җиһаншина тәкъдиме белән Кукмара поселогы А.М.Булатов исемендәге күппрофильле лицеенда әле шушы көннәрдә генә татар теле һәм әдәбияты укытучыларын һәм 8,11нче сыйныф кызларын берләштергән “Ак калфак” оешмасы барлыкка килде.

Дәвам »

Татарстанның дәүләт фольклор музыкасы ансамбле Монголиядә чыгыш ясый

20-24 октябрь көннәрендә елда үткәрелә торган Россия-Монголия дуслыгы айлыгы кысаларында Улан-Батор, Дархан һәм Эрдэнэт шәһәрләрендә татар җыр-биюләре күреп-ишетеп хозурланырга булачак.

Дәвам »

Уфада Туфан Миңнуллинны искә алу кичәсе үтте

Бәйрәмгә Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театры, Т.Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт театры, Уфа "Нур" татар театры, Салават, Сибай, Стәрлетамак башкорт театрлары, М.Кәрим исемендәге башкорт яшьләр театры һәм, әлбәттә, хуҗалар үзләре катнашты.

Дәвам »

Түбән Камада Туфан Миңнуллинны искә алдылар

Төп интрига яңа гына Татарстан мәдәният министрлыгы һәм язучылар берлеге гамәлгә кертелгән Туфан Миңнуллин исемендәге премиянең тәүге лауреаты кем булуында иде. Бу бүләк танылган драматург һәм сценарист Мансур Гыйлаҗевка тапшырылды.

Дәвам »