tatruen
Баш бит / Архив модератора: Гөлназ Шәйхи (страница 153)

Архив модератора: Гөлназ Шәйхи

“Татар халкының милли этник тәңгәллеген саклау дәүләт программасы (2014-2016 нчы елларга)” һәм аны гамәлгә ашыру механизмнарының БТК БК ягыннан адымнары каралды

Сөйләшүгә татар социологлары, тарихчы-галимнәре дә махсус чакырылган иде.

Дәвам »

Читтәге татар матбугаты Татарстан ярдәменнән башка яши алмый

6-8 декабрьдә Татарстан башкаласында БТК башкарма комитетының 2013 елгы эш нәтиҗәләренә багышланган киңәйтелгән утырышы уза. Аның кысаларында, башкарма комитетның дин, хокук, эшмәкәрлек, милли мирас, мәгариф, милли үсеш мәсьәләләре кебек барлыгы җиде юнәлештә эшләүче комиссия утырышлары да үтте.   “Гаммәви мәгълүмат чаралары” комиссиясендә катнашучылар “Казан” милли мәдәният үзәгендә җыелды. Утырышны башкарма комитет әгъзасы, “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов алып ...

Дәвам »

Рәфыйк Мөхәммәтшин: “Зыялыларны үзебезгә якынайтмыйча, интеллектуаль байлыкны үзләштереп булмый”

(Казан, 6 декабрь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген Россия ислам институтында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Дини оешмалар эшчәнлеген координацияләү комиссиясе эшләде. Әлеге комиссияне РИИ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин җитәкли. Бу чара БТК Башкарма комитетының киңәйтелгән утырышы кысаларында беренче тапкыр узды. Рәфыйк Мөхәммәтшин, утырышны ачып җибәреп, дини эшчәнлекне алып бару өчен, “Татарлар һәм Ислам дөньясы” дип аталган концептуаль документ кабул ителүен, анда ...

Дәвам »

“Атна вакыйгалары” газетасының әһәмияте зур, моның өчен Татарстан Президентына олы рәхмәт – Ирек Миңнәхмәтов

“Татмедиа” ААҖ уздырган Россия төбәкләрендәге татар басма ММЧ җитәкчеләре катнашындагы семинар-киңәшмәдә тәкъдимнәрнең төрлесе булды

Дәвам »

Эзтабарлар түгәрәге Татарстан тарихын өйрәнә

Татарстанның Әтнә районы Күәм урта мәктәбенең “Эзтабар” түгәрәге бик уңышлы эшли. Башлангычы исә,түгәрәк җитәкчесе, мәктәпнең тарих укытучысы Равил Садриевкә барып тоташа. Авыл халкының һөнәрчелек белән бәйле үткәнен, бүгенгесен тикшерәбез, – ди түгәрәк җитәкчесе. Әйтик, ветеран-укытучы Фәргать Фәизовның әтисе Гарифҗан абый үз вакытында бик матур итеп мөгез тараклар ясаган. Ә түгәрәк әгъзасы Инсаф Сафинның өлкән бабасы Сафаның шан сугучы, ягъни, берничә тонна ...

Дәвам »

Йөрәктән – йөрәккә…

3 декабрьдә Халыкара инвалидлар көне билгеләп үтелә. Бу көннең төп максаты – физик мөмкинлекләре чикләнгәннәрнең про¬блемасына дәүләт һәм җәмгыятьнең игътибарын җәлеп итү. Ел саен әлеге датаны зурлап, бер көн белән генә чикләнмичә, ункөнлек итеп уздыралар. Бу, үзенә күрә, инвалидларны борчыган мәсьәләләргә сәламәт халыкның игътибарын җәлеп итү өчен эшләнелә. Ункөнлек кысаларында район һәм шәһәрдә бик күп чаралар үткәрү күздә тотыла. Бүгенге ...

Дәвам »

1 декабрь көнне “Пирамида” күңел ачу комплексы сәхнәсендә тарихи вакыйга булды.

Бу тантананың идея авторы “Татарстан - Яңа гасыр” телерадиокомпаниясенең генераль директоры Илшат Әминов, баш режиссеры һәм продессоры “Татарстан - Яңа гасыр” телерадиокомпаниясенең генераль директоры урынбасары Миләүшә Айтуганова, Башкарма җитәкчесе, “Татарстан - Яңа гасыр” телерадиокомпаниясенең генераль директорының радио буенча урынбасары Илнур Фәйзрахманов.

Дәвам »