tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Нефтекама шәһәрендә “Орчык бәйрәме” узды
Нефтекама шәһәрендә “Орчык бәйрәме” узды

Нефтекама шәһәрендә “Орчык бәйрәме” узды

Нефтекама милли-мәдәни берләшмәләр Үзәге туган телне, халкыбызның гореф-гадәтләрен саклау буенча зур эш алып бара. Чираттагы чара 36нчы санлы балалар бакчасында үтте. Биредә шәһәрнең татар милли-мәдәни үзәге “Ак калфак энҗеләре” фольклор төркем белән берлектә “Орчык бәйрәме” үткәрде.

Үзе бәйрәм, үзе мастер-класс, үзе дәрес булды ул. Йон оекбашлар һәм биялиләр агачта үсә икән дип уйлаган балаларга йон җепнең, киез итекләрнен ничек барлыкка килүенең “тулы циклы” күрсәтелде: ничек итеп сарык йонын кыркканнар, язгы йон көзгесеннән ни белән аерыла, йон ничек языла, тарала, эрләнелә, ничек аны дөрес итеп катырга – балалар бу сорауларга җавап алып кына калмады, ә рәхәтләнеп үз куллары белән тотып, эшләп карады. Кызларга гына түгел, малайлар өчен дә бу искиткеч кызык шөгыль булып чыкты, нәниләр чират торып каба артына утырды, йон язды, орчык тотарга өйрәнде, хәтта оста куллы апалары белән бергәләп, оекбашка баш салырга өйрәнде!

Бүген без балалар эш рәте белми, ялкау, телефоннан арына алмыйлар, дип зарланырга яратабыз. Бәлкем, шушындый эшләрдән читләштереп, без аларны үзебез бозабыздыр? Милли мәдәниятләр Үзәге нинди генә чара белән балалар бакчаларына барса да, нәниләрне уртак эшкә җәлеп итә, кызлар һәм малайлар бик теләп безнен белән бергә эшкә алына, шул рәвешле ата-бабаларыбызның шөгыле белән таныша, гореф-гадәт, йолаларны өйрәнә. Остазлар елын без шундый матур эшләр белән башладык, сез дә кушылыгыз!

Гөлнара Гыйлемханова

Нефтекама шәһәре

Чыганак: БР татарларының милли-мәдәни автономиясе

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*