tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Сәләт”: “Башка планеталардан катнашучыларны көтәбез!”
“Сәләт”: “Башка планеталардан катнашучыларны көтәбез!”

“Сәләт”: “Башка планеталардан катнашучыларны көтәбез!”

1994 елда кечкенә генә бер лагерь буларак үз эшен башлаган “Сәләт” яңа үрләр яулавын дәвам итә. ел да үткәрелә торган “Сәләт-Биләр” форумын гына алыйк. Быел ул 6 сменада уза. Аның һәркайсы аерым бер темага багышланган.

“Сәләт” ветераннары оешмасы рәисе, ТРның социаль үсеш идарәсе рәисе урынбасары Алмаз Хәбибуллин:

– Без “Сәләт”не башлап йөргәндә футболка алырга да акчаны көч-хәл белән тапкан идек. Киләчәктә “Казан кайда ул?” дип сораучыларга “Сәләт”тән, Биләрдән ерак түгел урнашкан ул”, дип әйтә торган урын булачак бу дип ышанасы килә. Кемгәдер бу сүзләр көлке тоелырга мөмкин, әмма без дә 1994 елда “Сәләт”не бу кадәр үсәр дип һич көтмәгән идек. Мин берсендә президентыбыз Рөстәм Миңнехановтан: “Сәләт”нең киләчәген ничек күзаллыйсыз?”- дип сорагач, ул күккә төртеп күрсәтеп: “Аның урыны әнә шунда”, – дигән иде. Аның белән килешми мөмкин түгел. Әле бәлки башка планеталардан форумыбызга килүчеләр дә булыр (көлә).

Бүгенге көндә Биләрдә мәгълүмати технологияләрнең кеше тормышының барлык өлкәләре өчен мөһим роль уйнаганын аңлаучыларны берләштергән “IT BILER FORUM” үткәрелә. Ул 16 июль көнендә башланып, 21 июльгәчә дәвам итәчәк. “Сәләт” эшчәнлеге һәм әлеге форум белән якыннан танышыр өчен изге җиргә ТР премьер-министры урынбасары Васил Шәйхрәзиев та килде.


“Кайда татар мохитенә чумып була?” дип сорасалар, без: “Сәләт”тә, – дип җавап бирәбез. Монда килеп, татарча белмәгәннәр “Мин бит татар баласы” дип, туган телләрендә сөйләшмәгәннәре өчен үзләрен гаепле хис итәргә тиешләр. Безнең төп бурыч – татарча өйрәтү,
– дип белдерде ул.

В.Шәйхрәзиев үзе дә балалар белән сөйләште. Биредә сәлкешләр өчен татарча аралашу мөмкинлеге ни дәрәҗәдә икәнлегебелән кызыксынды. Бу эшләрнең барысы да күз буяу өчен генә үткәрелергә тиеш булмавына басым ясады.

Форум катнашучылары арасында Татарстан Республикасы, Рәсәй төбәкләре, якын һәм ерак чит илләрдән мәктәп укучылары, Татарстан Республикасы, Рәсәй төбәкләре студентлары – барлыгы 1200 кеше катнаша. Форум эшчәнлегенә «Сәләт-Эшмәкәр», «Сәләт-Санак» профильле сменаларында ял итүче балалар да кушыла.

Башкортстанның Чишмәле районыннан килгән сәлкеш Азалия Гайзетдинова “Сәләт”тә беренче тапкыр икән.

IT юнәлеше күңелемә якын, мәктәптә информатиканы яратып укыйм, шуңа күрә нәкъ менә шушы форумга килергә булдым, – ди ул, – болай еракка беренче тапкыр чыгып киттем, сагынам, тик мондагы атмосфера, дусларым миңа моңаеп утырырга юл куймый.

Ә менә Оренбург өлкәсеннән килгән кыз Алсу исә: “Бер дә кайтасым килми, палаткаларда тору, төрле кызыклы мастер-классларга йөрү бик ошый. Беркөнне бик каты яңгыр явып үтте, юешләнеп беттек. Аннан бергәләп җыештырдык. Бик күңелле булды”, – дип хисләре белән уртаклаша ул.

Музыка көллиятенең 1 курсын тәмамлаган Айдар Абашев бирегә “Сәләт” дөньясы белән танышырга килгән, кайтып аның турында үзләрендә Удмуртиядәгеләргә дә сөйләргә уйлый.

– Форумның кырда уздырылуы бик ошый. Сыерлар гына юк (көлә). Авыл малае булгач, иркенлекне бик яратам, – ди Айдар.

Форум хедлайнерлары арасында PwC компаниясенең аудит буенча директоры Михаил Носов, LeveL90.ru массакүләм белем бирү платформасы иясе Кир Ященко, Accenture Strategy компаниясенең Россиядәге офис консультанты Михаил Хмелик, Blockchain Club оешмасына нигез салучы, CryptoBazar Fund партнеры, Бизнес-девелопер Максим Халин кебек шәхесләр дә бар. Күп спикерларның рус телендә чыгыш ясавына Васил Шәйхрәзиев тискәре бәяләде:

– IT технологияләрдә төшенчәләрне татарча бирү кыенрактыр, ләкин чарасын табарга кирәк, – диде ул, – бирегә килгән бала тулаем татар мохитендә яшәргә тиеш, русча да ярый, инглизчә дә ярый дип йөрсәк, татар теленә карата мәхәббәт тәрбияләп булмаячак.

IT BILER FORUM тәмамланып, берничә көн үткәннән соң лидерлык сыйфатларын, проект һәм команда эше күнекмәләрен үстерүгә багышланган LEADERS BILER FORUM (25-30 июнь) башланып китәчәк, аннан инде медиа-ресурсларга багышланган MEDIA BILER FORUM (3-8 август) форумы үз катнашучыларын колач җәеп каршы алачак. Барлыгы шушы 6 форумда 15 мең сәләтле бала һәм яшьләр катнашачак дип фаразлана.

 

yalkyn.com

Зилә САБИТОВА
Ринат НӘҖМЕТДИНОВ фотолары

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*