“Дөнья” студиясе архивыннан. Петр Пахомов-сака(якут) кешесе үз теләге белән татар телен үзләштергән, хәзер башка төрки халыклар белән аралашырга мөмкинлек тапкан.
11 августта Чувашия Республикасы Батыр районы Шыгырдан авылында Бөтендөнья татар конгрессы кубогына II Бөтенрусия ат чабышлары узды. Аны Бөтендөнья татар конгрессы һәм Ульян өлкәсе “Сембер” хәйрия Фонды оештырды. Анда Русия төбәкләреннән 38 чапкын катнашты.